Иртәнге хәбәребезгә кайтаваз (+ бик күп фото)
Аллаhның рәхмәте булсын оештыручы тәрбияче апаларыбызга
Дөньяларыбыз мул, өстәлләребез сый-нигъмәттән сыгылып торса да, халкыбызның матур традицияләрен саклап, яраткан «Тургай» садигында көзге ярминкэ гөрләде. Ел саен, мул уңышлар җыеп алынгач, ярминкәләр оештыру дәвам итә. Кышка әзерлек, шул ярминкәләрдән башлана. Без дә кышка җитәрлек яшелчә-җимешләр белән запасланып кайттык. Бик күңелле үтте ярминкә. Ул җылы, тәмле коймак, чәй белән һәр кешене сыйлау дисеңме, төрле җыр-биюләр дисеңме, килгән кунакларны сөендерде безнең "Тургай"лылар. Аллаhның рәхмәте булсын оештыручы тәрбияче апаларыбызга.
Роза Шакирова,
Кариле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев