Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Югары уку йортына кабул итү кампаниясе башланды: өстәмә балл һәм бюджет урыннары күпме?

Югары уку йортларында бюджет урыннары саны 4,5 процентка арткан

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе тулы куәткә бара. Татарстанда 60 процентка якын бюджет урыны өч югары уку йортына бирелде. Шунысы куанычлы: вузлар абитуриентларның шәхси казанышлары өчен өстәмә баллар өсти ала. 

«Документларны биш югары уку йортына биш белгечлеккә тапшырып була»: нинди үзгәрешләр кертелгән?

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт алды. Быел абитуриентларны кабул итү тәртибендә кайбер үзгәрешләр кертелде, алар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Яңа боерыгында бар. Ул 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

Быел кабул итү тәртибендә яңалыклар түбәндәгечә:

  • Бюджетка керү өчен аттестатның төп нөсхәсен түгел, ә бер вузга керү турындагы ризалык документын тапшырырга кирәк.
  • Документларны биш югары уку йортына биш белгечлеккә тапшырырга мөмкин.
  • Кабул итү кампаниясенә кадәр югары уку йорты тарафыннан билгеләнгән түләүле уку урыннары саны арта алмый.
  • Максатчан квота буенча килүчеләр заказчы компаниянең һөнәри юнәлеш бирү чараларында катнашу өчен өстәмә рәвештә 5 балл алырга мөмкин. Аларны гомуми индивидуаль казанышлар өчен баллар белән кушалар. Ягъни «абитуриент-целевик» өстәмә рәвештә 15 балл ала алачак.

Документларны Федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин

Абитуриентлар өстәмә имтиханнарсыз уку йортына кабул ителсәләр, документлар кабул итү 25 июльдә төгәлләнергә тиеш. Әгәр керү өчен иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар каралган булса, документлар кабул итү 20 июльдән дә соңга калмыйча тәмамлануы зарур. Шул ук вакытта 15 июльдән иртәрәк бу эш бетә алмый. Алга таба 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча югары уку йортлары түләүле белем алуга документлар кабул итүне тәмамлавы каралган.

Документларны абитуриентлар шәхсән үзләре тапшыра ала. Моннан тыш, аларны югары уку йортларына почта элемтәсе, университетның мәгълүмати системасы яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталы (Госуслуги) аша да җибәрергә мөмкин.

Махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен вузлар бюджет урыннарының 10 процентын бүлеп бирә

ТР Премьер-министры урынбасары квота буенча укырга керә торган абитуриентлар категориясен атады. Мәсәлән, инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, ятимнәр һәм башка категорияләр өчен махсус квота каралган. Алар өчен югары уку йортлары бюджет урыннарының гомуми күләменең кимендә 10 процентын бүлеп бирә.

Моннан тыш, бюджет урыннарының гомуми күләменең кимендә 10 проценты РФ Геройлары, өч Батырлык ордены белән бүләкләнгән затлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары өчен каралган.

Аерым квота чикләрендә аларны имтиханнарсыз гына да кабул итәләр. Иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар булган очракта искәрмә гамәлдә була.

Югары уку йортларында бюджет урыннары саны 4,5 процентка арткан

Татарстан югары уку йортларына быел бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укыту өчен 23,1 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Шул исәптән 413 бюджет урыны дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен каралган.

Узган ел белән чагыштырганда бюджет урыннары саны 4,5 процентка арткан. Министр сүзләренчә, бюджет урыннарының 60 проценты өч югары уку йортына туры килә – Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм Андрей Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ).

Иң күп бюджет урыннары инженер-техник юнәлешләре һәм педагогикага бүлеп бирелде. Бу – мәгариф һәм педагогика фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, химия технологияләре, машина төзелеше кебек белгечлекләр һ.б. Әзерлек юнәлешләре буенча мондый бүленеш узган уку елы белән бер үк.

Татарстанда 2025-2026 уку елына абитуриентларны 45 югары уку йорты һәм аларның филиаллары кабул итә, шул исәптән 28 дәүләт вузы.

Югары уку йорты абитуриентның казанышлары өчен баллар өсти ала

Быелдан башлап абитуриентлар кабул итү сынауларының яңа исемлеге буенча узачак. Исемлек Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгында бар.

Аннан кайбер юнәлешләр өчен профильле булмаган предметларны төшереп калдырдылар. Мәсәлән, инженер-техник юнәлешләргә кергәндә чит тел буенча БДИ нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә ярамый.

Шул ук вакытта барлык белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре өчен рус теленнән БДИ нәтиҗәләре мәҗбүри.

Югары уку йорты РФ Мәгариф һәм фән Министрлыгы билгеләгән исемлектән сайлап алу буенча керү сынауларын үзе билгеләргә хокуклы. Традиция буенча югары уку йорты укырга керүченең индивидуаль казанышлары өчен баллар өсти ала. Мондый баллар суммасы 10нан артык була алмый, ә максатчан квота буенча килүчеләр өчен иң югарысы – 15 балл. Һәр казаныш өчен баллар саны югары уку йорты тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.

Баллар исәпләү өчен критерийлар билгеләнде

Өстәмә балларны түбәндәге казанышлар өчен алырга мөмкин:

  • «Отличие» белән урта һөнәри белем турында аттестат, диплом булу;
  • Олимпиада, иҗади чараларда катнашу;
  • РФ Кораллы Көчләренә мобилизация, контракт буенча хәрби хезмәт узу;
  • Махсус хәрби операция барышында ирекле формированиеләрдә булу;
  • ГТОның алтын, көмеш яки бронза билгесе булу;
  • Югары уку йорты билгели торган спорт казанышлары булу;
  • Өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча белем булу;
  • Волонтерлык программаларында актив катнашу;
  • БДИга керү мөмкинлеге булган йомгаклау иншасы өчен югары уку йортына бәя бирү;
  • Инвалидлар һәм ОВЗ белән авыручылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм яки халыкара чемпионатында җиңүче яки призер статусы;
  • Заказчы үткәргән максатчан укытуда катнашу.

Надежда Гордеева,

 tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев