Чара ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан үткәрелде
Яшел Үзән районының С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә «Милли һәм этномәдәни мәгариф: традицияләр һәм заманчалык» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы булды.
Чара ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан үткәрелде.
Әлеге чарага Карадуганның «Ак каен» балалар бакчасы коллективы да чакырулы иде. Тәрбиячеләр Лилия Әхмәдиева, Эльмира Галимова Каюм Насыйри премиясенә ия булган бакча коллективының эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Нет комментариев