Бу чара гимназиянең социаль тәрбия программасы кысаларында үткәрелде
Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучылары өчен район эчке эшләр бүлегенә экскурсия оештырылды.
Бу чара гимназиянең социаль тәрбия программасы кысаларында үткәрелде.
Экскурсиянең төп максаты — укучыларны хокук бозулардан саклану, җәмгыятьтәге тәртипне саклау һәм полиция хезмәткәрләренең эшенең мөһимлеге турында мәгълүмат бирү. Балаларда гражданлык һәм җаваплылык хисе тәрбияләү, шулай ук киләчәктә хокук саклау органнарында эшләү теләге уяту.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев