Кариле балалар бакчасы яңара (+фоторепортаж)
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2013 елдан бирле уздырыла торган "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе белем йортлары өчен шактый файда китерә. Бу изге эш күпләрнең миһербанлы, игелекле, ярдәмчел булуларын күрсәтте.
- Кариле балалар бакчасында төзекләндерү эшләре агымдагы елның февраль аенда башланды. Ике атна эчендә түбә алыштырылды. Апрельдә исә аш-су бүлмәсе һәм бинаның өстәп салынган өлешенә тулаем ремонт эшләнде, - дип төзекләндерү эшләре белән таныштырды мөдир Айгөл Ганиева.
1 июньнән исә төп бинаны төзекләндерүгә керешкәннәр. Канализация, су торбаларын, җылыту системасын, санузеллар алыштырылып, ашау бүлеп бирә торган бүлмәләр ремонтланган. Төп бинадагы стена, түшәм ремонты һәм электр чыбыкларын алыштыру сметага кермәү сәбәпле, аны тулаем иганәчеләр ярдәме белән башкаралар. Кухня идәненә һәм стена плиткалары шулай ук иганәчеләр акчасына сатып алынган. Электр челтәрләренә кирәк-ярак белән ярдәм иткән, өстәмә ярдәм күрсәткән Радик Хәмидуллинга бик рәхмәтле бакча коллетивы. Баскычларны тиешле таләпләргә туры китереп эшләгән Рафил Галиевны да мактап телгә алдылар.
- Балалар бакчасына бик теләп 50 мең сум акчалата ярдәм иткән Илшат Шакиров, 30 мең сум күләмендә иганә ярәме күрсәткән Тимур Шәрәфетдиновка нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр күк, - ди мөдир.
Ә ярдәм итүчеләр аз түгел, транспорт белән булышудан тыш Тимирязев исемендәге җәмгыять - 35 500 сум күләмендә ярдәм иткән. Ринат Нәсыйхов , Нәкыйп Хәмидуллин, Васил Мөҗипов, Рашит Ильясов акчалата ярдәм иткәннәр. Шулай ук Рафис Ильясов, "Профиль" җәмгыяте, Айрат Гатауллин, Илһам Мөҗипов, Нияз Мөҗипов, Алия Гыймадиева да бу эштән читтә калмаган. Районның "ХЭС" оешмасы егетләре, "Водстрой" җәмгыяте эшчеләре башкарган хезмәтләр дә бары мактауга лаек.
- Үзебездән чыккан материаллардан аерым бинага урнашкан прачканың, яшелчә саклау бинасының түбәләре алыштырылды. "ХЭС" егетләре ярдәме белән шушы материаллардан ике беседка ясалды, калганнары ремонтланды, - ди Айгөл Ганиева.
Төзекләндерү эшеннән коллектив та читтә калмаган. Әйтелгәнчә алар көче белән хәйран эш эшләнә. Кызлар үзләре теләк белдереп атнага ике тапкыр өмә ясый икән. Шулай ук әти-әниләрдә бик теләп булышалар, ди бакча мөдире. Ремонтка әзерлек вакытында да, ремонт чорында да әти-әниләр ярдәм кулы сузган. Бу әлбәттә, коллективның әти-әниләр белән аңлашып эшләү нәтиҗәсе.
Әлегә эшләр дәвам итә. Коллектив ремонт эшләрен авгус урталарына төгәлләргә уйлый. Күп иганәчеләр ремонтка соңгы штрихлар сызганда, ягъни брусчатка җәю, эстетик матурлык булдыру өчен акчалата ярдәм итәчәкбез, дип ышандырган. Изгелек җирдә ятмый, ди татар халкы. Ә балалар хакына эшләнгәне бигрәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев