«Катнашабыз һәм җиңәбез!»
Мәгариф

«Катнашабыз һәм җиңәбез!»

Төрле конкурсларда катнаштырып, педагоглар балаларның сәләтләрен ачалар һәм төрле яклап үстерәләр. Афәрин!

Балтач бистәсенең 5 нче балалар бакчасы  педагоглары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда бик актив. Алар үзләре дә, тәрбияләнүче балалар  һәм әти- әниләр белән берлектә дә төрле  дәрәҗәдәге конкурсларда катнашалар.  

Әле күптән түгел генә дә Менделеевск шәһәрендә  узган республикакүләм «Д. И. Менделеев эзләре буйлап» конкурсында «Химик профессиясе» номинациясендә Халилова Илфинә һәм «Нахимичим» номинациясендә Габдрахманов Раян 1 нче урыннарга лаек булдылар.  Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр генә теләп калабыз!

Төрле конкурсларда катнаштырып, педагоглар балаларның сәләтләрен ачалар  һәм төрле яклап үстерәләр. Афәрин!
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев