Казан үзәгендә чыгарылыш кичәсе булу сәбәпле хәрәкәт өч көнгә ябылачак
Автомобильчеләрне вакытлыча уңайсызлыклар көтә — Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнары 24 июньдә 0:00 дән 26 июньдә 12:00 гә кадәр ябылачак
Бу атнада Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Эшлекле дүшәмбедә хәрәкәтне чикләү турында тулырак итеп Башкарма комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков сөйләде.
Чыгарылыш кичәсе башкалада 25 июньдә узачак һәм шәһәрнең 200 мәктәбеннән чыгарылыш укучыларын җыячак. Алар өчен популяр башкаручылар — Игнат Изотов, Rebless, «BEKU», «Дышать» һәм диджей «Сөләйман» катнашында концерт әзерләгәннәр, шулай ук интерактив зоналар һәм активлыклар. Программа 16:00 сәгатьтә башлана. Кичәне «Минем юлым – минем Казаным» видеопрологы ачачак, ул Татарстан башкаласының яшьләр алдында ачкан мөмкинлекләре турында сөйләячәк.
Шул ук вакытта автомобильчеләрне вакытлыча уңайсызлыклар көтә — Сибгат Хәким (Декабристлардан алып Абсәләмовка кадәр) һәм Бондаренко (Солдатскаядан алып Сибгат Хәкимгә кадәр) урамнары 24 июньдә 0:00 дән 26 июньдә 12:00 гә кадәр ябылачак.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев