Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Казанда педагогика көллиятенең тулай торагын яңарттылар

Быел уку йорты 150 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк

Казан педагогика көллиятенең тулай торагы масштаблы ремонттан соң үзгәрде. 1974 елгы бинаны ярты елдан да кимрәк вакыт эчендә ремонтлаганнар. Эш нәтиҗәләрен шәһәр мэры Илсур Метшин бәяләде.

Ремонт барышында эшчеләр фасадны җылыттылар, түбәсен яңарттылар, инженерлык челтәрләрен: суүткәргеч, канализация, җылыту, вентиляция һәм электр белән тәэмин итү системаларын алыштырдылар. Яңадан планлаштырганнан соң душ һәм санузеллар саны артты, төрле катларда тематик ял зоналары барлыкка килде. Студентлар өчен уңайлы мохит булдырганнар — пандуслар урнаштырганнар һәм начар күрүчеләр өчен навигация керткәннәр, шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндергәннәр.

Хәзер тулай торакта 342 студент яши. Көллияттә барлыгы 1500гә якын кеше укый, аларның яртысыннан артыгы — Татарстан районнарыннан һәм илнең 24 төбәгеннән килүчеләр. Быел уку йорты 150 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

ТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев