Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Кече Лызи мәктәбендә мөһим очрашу узган

Хыял» үзәге педагог-оештыручысы Гыйлмуллина Ләйлә Риф кызы террорчылыкны кисәтү һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган әңгәмә үткәрде

Кече Лызи урта мәктәбендә югары сыйныф укучыларының бүгенге дөнья куркынычлары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән мөһим очрашу узды.

«Хыял» үзәге педагог-оештыручысы Гыйлмуллина Ләйлә Риф кызы террорчылыкны кисәтү һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган әңгәмә үткәрде.

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч Галимҗанова Әлфинә Булатовна тәмәке һәм алкоголь куллану белән бәйле проблемаларны яктыртты, шулай ук виртуаль киңлектә куркынычсызлык темасына кагылды.

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Һадиева Лилия Мөхәммәт кызы юл хәрәкәте кагыйдәләренә аерым игътибар бирде, укучыларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда сак булырга өндәде.

Кече яшьтәге балалар өчен киемнәрдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булу-булмавын тикшерү оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев