Кече Лызи мәктәбендә гүзәллек аша кешелеклелек сыйфатлары тәрбиялиләр
Мәктәпнең тәрбия бирү системасы рухи-әхлакый, патриотик, хезмәт, хокук, экологик, сәламәтлек, эстетик юнәлешләрдә эшли. Максатлары гүзәллек аша укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрестән тыш вакытта мәктәптә эшләүче "Табигать дуслары", "Үз кулларыбыз белән бүләкләр", ЮИД түгәрәкләренә дә укучылар бик теләп йөри. Күп еллардан бирле эшләп килүче туристлык түгәрәге эшчәнлеге дә аерым мактауга лаек. Балалар бик теләп палаткалар куярга, асылмалы параллель кичүне үтәргә, җирлектә ориентлашырга, учак ягу тәртибенә өйрәнәләр. Мәктәп туристлары даими рәвештә республикада призлы урыннар яулыйлар, Татарстан Республикасы командасы составына кертелү дә коллективның зур казанышы.
2010 елдан кече Лызи мәктәбе "Сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүче алтын дәрәҗәдәге мәктәп" исеменә ия. Бу спорт өлкәсендәге уңышларның иң югарысы дияргә кирәк. Укучыларның спортның төрле төрләре буенча күп тапкырлар район, зона һәм республика күләмендә җиңүгә ирешүләрендә укытучылар Чулпан Гарәфиева, Марат Исмәгыйлев һәм Сергей Григорьевларның өлешләре бик зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев