Яңа закон 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә
Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы пленар утырышта Бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча югары уку йортларына керүне чикләүче закон проектын кабул итте, дип яза Татар-информ.
Үзгәрешләр «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелде. Көллиятне тәмамлаучылар югары уку йортларына профиль буенча керү сынаулары нәтиҗәләре белән генә керә алачак. Әгәр алар башка юнәлеш сайласа, Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга кирәк булачак.
Яңа закон 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, абитуриентларның 41%ы ташламаны Урта һөнәри уку йортларын тәмамлагач куллана башлаган.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев