Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Күңел җылысы

Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе үз исеменә лаеклы рәвештә матур эшләрен дәвам итсеннәр, биек үрләр яуласыннар

Без, сентябрьнең ямьле бер иртәсендә, укучым –  филология фәннәре кандидаты, галим, язучы Рәҗәп Бәдретдинов белән Яңгул урта мәктәбендә шагыйрь Хәбра Рахман музеенда булып кайттык. Ул алдан мәктәп җитәкчелеген килүебез турында кисәтеп тә куйган булган. Ишек төбендә үк мәктәп директоры Илнур Илфатович, укытучылар колач җәеп каршыладылар. Укучыларым Гөлчәчәк Илфатовна, Ландыш Баһаветдинова, Гөлназ Равилевна кочаклап ук алдылар. Мин Яңгул урта мәктәбендә 1988 елдан 1995 елга кадәр эшләгән идем. Талантлы укытучылар, белемгә омтылган укучылар белән эшләү рәхәт бит ул. Яңгул, Борнак авылы укучылары үзара дус, бердәм булып укыдылар. Борнак балалары миңа аеруча якын иде, мин алар белән бергә мәктәп интернатында яшәдем. Балалар шулкадәр сәләтле, кич саен концерт, спектакль куялар, карарга мине дә чакыралар. Тәрбиячеләре Әнвәр апа Фазлыева, дәү әниләре кебек, гел алар тирәсендә бөтерелә. Төнге (нянечка) кече тәрбияче Люба апалары Гыйләҗева да җор телле, бик булган иде. Ә җыештыручы Хәтимә апа, Рузилә апалар бүлмәләрне чистартып кына торалар, утын белән мич ягалар, балалар дәрестән чыгышка «өйләрен» җылытып куялар иде. Интернат иске мәктәптә, аның бер өлешен җайлап утын итеп кисеп тордылар, укучылар безгә ярып бирә иделәр. Хәтимә апа белән бер-беребездән яшерә-яшерә утын ташый идек. Барыбер бик күңелле яшәдек.

Бик сәләтле иде балалар, минем үземә гел тырыш балалар эләкте. Күбесе белән аралашып та торабыз. Үзем укыткан укучыларым, Алан урта мәктәбендә эшләгәндә, укытучы булып эшкә килделәр. Наилә Фәйзрахманова рус теленнән, Чулпан Мәгъсүмҗанова тарихтан, Алсу Нәкыйпова инглиз теленнән укыттылар. Әнә шул матур чорларны хәтерләтеп укучыларым – хәзерге укытучылар, пешекчеләр елмаеп басып торалар.

Без Бөек Җиңүнең 50 еллыгына мәктәптә шагыйрь фронтовик Хәбра Рахманга музей ачтык. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл батырларына зур урын бирелде. Музей ачарлык материалны татар теле укытучылары Марзия апа Кадыйрова, Энҗе апа Закирова күп еллар туплап килгән булганнар. Хәбра Рахман исемен йөрткән пионер дружинасы эзләнүләре дә мактауга лаек. Татар теле кабинетындагы өстәл тартмасы тулы хатлар, шкаф тулы фоторәсемнәрне эшкә җигәсе генә булды. Стендлар ясау өчен материалны, буяуларны сельхозтехника директоры Гыйльфан Әшрәфҗанов, музей өстәлләрен мебель фабрикасы җитәкчесе Фәрит Әхмәдиев ясатты, икесе дә Яңгул егетләре. Хәзергечә әйтсәк, иганәчеләр булдылар. Өстәлләр генә дә, ул чор бәясе белән, 10 миллион сумга төште. Алар мине бик җылы кабул итеп, эшне тиз арада башкарырга мөмкинлек бирделәр. Калганнарын авыл рәссамы Мәсхүт әфәнденең осталыгы белән эшләдек. Укытучылар ныклы таяныч булдылар, бигрәк тә Энҗе апа Закирова, Гөлзада апа Шәрәфиева, Фәридә апа Фәйзрахманова, Гөлсинә Сафиуллина, Алмазия Гарипова зур активлык күрсәттеләр, алар белән унга якын стенд эшләдек, тарихи альбомнарны, фоторәсемнәрне, хатларны тәртипкә китердек. Ул чорда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары бик күп иде әле. Укучыларыбыз Сирин Закиров, Марат Зыятдинов аларның өйләренә барып, орден-медальләрен тактырып, фотога төшерделәр, музейга ясап та тапшырдылар. Әнә шулай 2-3 айда без эшебезне башкарып чыктык һәм 9 майга тантаналы рәвештә музейны ачтык. Бу эшләр барысы да дәрестән соң эшләнә бит, 8 май көнне музейның яңа пәрдәләрен элеп, һәрнәрсәне кабат күздән кичереп, идәннәрен юып, Фәридә апа Фәйзрахманова белән соң гына мәктәпне бикләп кайттык. Менә шул музей ачылганга да 30 ел булган. Ул инде баеган, яңарган, бүлмәсе дә 2 класс бүлмәсе кадәр, авыл тарихына да матур урын бирелгән, биредә көндәлек эш барганы сизелә, без бик сокланып, кызыгып карап йөрдек.

Яңгул, Борнак авылыннан махсус хәрби операциягә 20 егет киткән, шуларның 5се батырларча һәлак булган. Алар да музейда киң урынны биләп тора, шәхси әйберләре дә саклана. Алар өчен махсус стенд зур урынны алып тора, фотоларда минем дә укучыларым бар...

Укучылар өчен хәрби-патрио-тик тәрбия үзәгенә әверелгән музей. Музей җитәкчесе Гөлчәчәк Илфатовнага сокландык, тарих укытучысы буларак, тирән белемле, кызыксынучан, киң карашлы икәнен күрдек. Гомер буе балаларга тарихтан белем биргән Гөлзада апа Шәрәфиева булган бу, дип карадым. Гүя укытучым, класс җитәкчем Гөлзада апа басып тора. Гөлчәчәк үзе дә укыган чорында: «Мин Гөлзада апа булам», – дип йөри иде, хыялы тормышка ашкан.

Татарстан Язучылар берлеге Яңгулда Хабра Рахман эзләре сак-ланганын, 30 ел элек анда музей ачылганын белмәгәндер дә әле. Бу җирлектә күпме еллар эш бара. Авылның бер урамы аның исемен йөртә, татар теле кабинеты аның исемендә, анда да матур итеп эшләнгән стенд эленеп тора.

Гөлчәчәк Илфатовна җитәк-ләгән тарих кабинеты да заманча, физика кабинетына күпме җиһазлар кайткан, ашханә санитария-гигиена таләпләренә туры китереп ремонтланган, мәктәпнең чисталыгы, укучыларның самимилеге, укытучыларның тырышлыгы безне сокландырды. Мәктәп директоры Илнур Илфатовичның өч сәгать буе безнең белән булып, һәр сорауга игътибар белән җавап бирүе, безгә вакыт таба алганы, яшь җитәкче буларак өлкәннәргә мөнәсәбәте безне сөендерде. Без аның үз эшен ихластан башкаручы җитәкче икәнлеген күрә алдык. Югыйсә, җитәкче буларак эше күп, безне кемгәдер калдырып чыгып та китә ала иде. Гүя мин чит җирдә түгел, үз мәктәбемдә мәш килеп эшләп йөрим. Әнә, татар теле кабинетыннан Энҗе апа, тарихтан Гөлзада апа, географиядән Әмир абый, математикадан Камил Шакирович белән Фәридә апа, рус теленнән Алмазия белән Рамилә, башлангычтан елмаеп Фирая, Люция, Гөлсинә килеп чыгар төсле. Физиканың түр башында утырган Марс абый да юк инде, башлангычтан Лилия апа, рус теленнән  укыткан Фирдәүсә апа, физкультура укытучысы Газиз абый, технологиядән Камил абый, китапханәче Сания апа, хисапчы Әнвәр апа да мәңгелеккә юл алганнар инде. Әмма аларның җылы рухы биредә яши кебек, аларның укучылары бүген эшне лаеклы дәвам итә. Ашханәдә тәмле ризыклар әзерләүчеләр дә үзебезнең укучылар, Гөлназ, Миләүшә, Рәзинә елмаеп басып торалар. Елмаю – эшеңне яратып башкару дигән сүз ул, аларның тәмле ризыкларыннан да авыз иттек, киң күңелле булуларына мең кат сөендек. Әнә шулай шатлыкларга бай булды безнең ул көнебез. Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе үз исеменә лаеклы рәвештә матур эшләрен дәвам итсеннәр, биек үрләр яуласыннар.

Гүзәл Бариева,

мәгариф ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев