Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Куныр мәктәбендә балалар өчен зур бәйрәм ясаганнар

Барлык укытучылар исеменнән без олы йөрәкле, юмарт һәм мәрхәмәтле авылдашларыбызга иксез-чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез

Куныр урта мәктәбе каршында эшләгән «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда соңгы көн балалар өчен күңелле мизгелләргә бай булды. Бу шатлыклы вакыйгага сәбәпләр дә күп төрле иде. Беренчедән, балалар әкияти персонажларга кушылып күңел ачтылар, төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Аларның йөзләрендә балкып торган шатлыклы елмаюларны күрү лагерьда эшләүчеләр өчен дә зур куаныч булды.

«Балаларны сөендерүдә авылдашларыбызның олы йөрәге һәм киң күңелле булуы аеруча сизелде. «Якты юл» җәмгыяте директоры Азат Ганиев, Миләүшә  һәм Марат Дәүләтшиннар, Айрис Муллагалиев, Руслан Егоровлар үзләренең ярдәмнәре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Илфар Идрисов исә татлы мамык һәм попкорн ясап, бәйрәм өстенә бәйрәм оештырды, үз теләге белән балаларны сөендерүдә актив катнашты.

Барлык укытучылар исеменнән без олы йөрәкле, юмарт һәм мәрхәмәтле авылдашларыбызга иксез-чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезнең ярдәмегез һәм игелекле гамәлләрегез балалар күңелендә озак сакланыр, ә сезнең эшләрегез һәрчак уңышлы һәм саваплы булсын. Тирәбездә шундый игелекле кешеләр күбрәк булып, балаларга шатлык һәм бәхет китерүче чаралар ешрак уздырылса иде дигән изге теләк белән калабыз», дип хәбәр итә Куныр авылыннан үзхәбәрчебез Рамил Нәҗипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев