Мәктәп укучыларына ни өчен МАХ мессенджерында аралашу яхшырак?
1 ноябрьгә кадәр барлык мәктәп чатлары МАХ мессенджерына күчереләчәк, дип планлаштырыла
«MAX, чит ил мессенджерларыннан аермалы буларак, балаларның шәхси мәгълүматларын яклауны тәэмин итә. Шулай ук анда балалар өчен зыянлы мәгълүмат урнаштырылмый», дип яза «Татар-информ» Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән.
МАХ мессенджерыннан файдалану өчен махсус белемнәр таләп ителми. Мессенджерның эше белем бирү процессында катнашучыларның нәтиҗәле хезмәттәшлегенә юнәлтелгән.
Мессенджер Россия законнары таләпләренә туры килә, аны куллану ирекле. Әмма дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмалары эш буенча аралашу өчен бары тик илкүләм мессенджерларны гына куллана ала.
1 ноябрьгә кадәр барлык мәктәп чатлары МАХ мессенджерына күчереләчәк, дип планлаштырыла. Шул ук вакытта, мессенджердан файдалану мөмкинлеге булмаган очракта, барлык кирәкле мәгълүматны мәктәптә алып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев