Мәктәптә уку вакытын 10 сыйныфка кадәр кыскартырга телиләр
Россиядә Советлар Союзында кабул ителгән 8 һәм 10 еллык мәктәп укыту системасына әйләнеп кайтырга мөмкиннәр
Мондый тәкъдим белән Иҗтимагый палатаның демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко чыккан, дип яза Шәһри Казан.
Шулай ук ул вузда уку вакытын бер елга кыскартырга тәкъдим итә. Депутат сүзләренчә, мондый чара демографик вазгыятьне яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш.
«Хәзер белгеч 11 ел вакытын мәктәптә, 4 ел бакалавриатта һәм 2 ел магистратурада укытуга сарыф итә. Шулай итеп, ул 17 ел укый», - дигән Рыбальченко, 27 яшенә генә яшь кешеләр нәселне дәвам итү турында уйлана башлыйлар дигән нәтиҗә ясап.
Шул ук вакытта Рыбальченко ассызыклаганча, уку процессын кыскарту аның сыйфатын киметүгә китермәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев