Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Мәктәпләргә психологлар кирәк

Бүгенге көндә район мәктәпләрендә нибары дүрт психолог эшли.

Хәзерге заман тормышын ашыгулар, конфликтлы хәлләр, көндәлек ыгы-зыгылардан башка күз алдына китерүе авыр, җитмәсә көн саен кеше яңалыклар ташкынына юлыга, шулар арасында яхшы хәбәрләр сирәк була. Хәтта олы кешеләргә дә бертуктаусыз алмашынып торучы тормыш тизлегенә яраклашуы авыр, ә психикалары ныгып җитмәгән, тормышка карашлары формалашып бетмәгән балалар, үсмерләр турында әйтеп тә торасы юк. Мәктәп психологлары бик мөһим эш башкара һәм үзләренең эшчәнлекләре белән шәхес формалашуда һәм аның коллектив шартларына, гомумән җәмгыятькә күнегүенә ярдәм итә. Әмма безнең район мәктәпләрендә бары тик дүрт психолог эшли. Аның да өчесе (Норма, Чепья, гимназия) ярты штатта гына. Бары Балтач мәктәбендә генә бер штатта. Моннан тыш, район мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче психологик үзәктә ике психолог эшли. Әмма бу кадрлар гына мәктәпләрдә балалар белән эшләп өлгерә алмый. Психолог штатын укытучыга гына өстәп бирү дә дөрес түгел.
- Закон буенча һәр база мәктәптә психолог штаты булырга тиеш, - дип белдерә мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева.- Алдагы уку елында база мәктәпләрендә 0,5 штатта кына булса да психологларны булдыру өстендә эшләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250