Юбилярга киләчәктә дә балалары һәм оныкларының уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын!
Районыбызның мөгәллимнәре арасында зур хөрмәткә лаек булган, Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы, Россия, Татарстан Мәгариф министрлыкларының күпсанлы Мактау хатлары белән бүләкләнгән, барлыгы 47 ел педагогик стажы булган, 1995-2010 елларда Бөрбаш урта мәктәбенең җитәкләгән Тәнвир Муллагали улы Галимов үзенең 80 яшьлек матур юбилеен каршылый. Аңа сәламәтлек, тормыш иптәше Илсөяр ханым белән тигез, хәерле озын гомер телибез. Киләчәктә дә балалары һәм оныкларының уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев