Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Нәүрүзне без зурлыйк, гөрләвекләр челтерәвенә кушылып җырлыйк

Нәүрүз килә, нәүрүз килә Нәүрүзне зурлыйк әле. Гөрләвекләр челтерәвенә Кушылып җырлыйк әле!

Нәүрүз — татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.

Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул — дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз — фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел дип тә әйтәләр.

Бүген шушы уңайдан бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында бик матур бәйрәм чарасы булып узды. Анда балалар төрледән-төрле уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кыш бабай белән Кар кызының көрәшкәнен дә күзәттеләр. Ә ахырдан тәмләп коймак белән чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев