Нөнәгәр мәктәбе укучылары язучылар белән очрашты
Авыл мәктәпләренә язучылар сирәк килә
24 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан Балтачка Казаннан язучылар, шагыйрьләр килде. Алар арасында безнең авыл кызы, мәктәбебезне тәмамлаган, уңган, өч бала әнисе, шигъри җанлы, үз китабын бастырып чыгаручы Галимуллина Тәнзилә Шамил кызы булу безнең өчен горурлык булды.
Иң элек бу кунакларны район башлыгы Рамил Нотфуллин үзендә кабул итте.
Аннан соң шагыйрь һәм язучыларыбыз Сосна Пүчинкәсендә Бөек Тукай Әнисе — Бибимәмдүдә абыстайныӊ каберенә юл тоттылар.
Изге урыннан кунаклар Нөнәгәр, Куныр, Субаш һәм Смәел мәктәпләренә укучылар белән очрашуга кайттылар. Безнең мәктәпкә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф абый Гаташ һәм Айсылу Галиева Татарстан китап нәшриятының атказанган хезмәткәре һәм үзебезнең авыл кызы Тәнзилә килде.
Аларны мәктәп, укучы балалар, укытучылар ачык йөз, тәмле сүз һәм бик матур әзерләгән концерт номерлары белән каршы алдылар. Бу бит сирәк күренеш, авыл мәктәпләренә язучылар сирәк килә.
Габдулла Тукай күргәзмәсе һәм «Сугышның 80 еллыгын каршы алу» күргәзмәләрен оештырдык. Аларны бик кызыксыну белән карадылар, сорадылар. Сорауларга җавап алдылар.
Шигъриятнең кайчан, кайда, ни рәвешле тууы турында күп фикерләр бар. Әмма иң дөресе: шигырьләр адәм баласына рухы, күңел дөньясы, уй- кичерешләре.. Ул шагыйрьләрнең даими юлдашы, фикердәше, сердәше, дусты икәнен без алар белән очрашып сөйләшкәч аңладык, төшендек.
Укучы балалар көче белән әзерләнгән бәйрәм кичәсен алар бер дулкынлану белән карадылар. Һәр чыгыш саен алар үз фикерен җиткереп һәр катнашучы бала күңелен күрделәр.
.... «Мин дөресен сөйлим:
Җирдә күп кешенең ялгышларын күрәм,
Үземнекен белмим.
Ялгышымны күрсәтүчеләргә
Озын гомер телим..», дип сөйли башлады шагыйрь. Рәдиф ага Гаташның «Мин дөресен сөйлим» шигыреннән өзек. Олы яшьтә булуына карамастан ул һәрберебезне авызына каратты, һәр сүзе саен ул үзенең шигырләреннән өзек китерә.
«.. Мин — бер гади кеше:
Гади эшем,
Гади эчем -тышым, бар торышым.
Дусларым да үзем төслеләр:
Гади кешеләр.. »
Гадилеге, тормышка сөю белән караган йөзе, сүзе җанга үтеп керә.. Балалар да бик кызыксынып сораулар бирделәр. Һәр шигыре җанга үтеп керә, тын алмыйча укый торган.
Айсылу Галиева Татарстан китап нәшриятендә шушындый язучы шагыйрьләрнең яшь язучыларга ярдәм итеп китап бастырып чыгару эшләрендә булышулары турында сөйләде.
Тәнзилә Галимуллина яшь язучы буларак үзенең чыгарган китабы, үз укыган мәктәбе турында уй кичерешләрен шигырь юллары аша сөйләде. Мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк итеп калдырды алар. Бу иң зур бүләк, чөнки автор үз куллары белән бүләккә дип язылган китаплар.
Шушындый очрашулар күп булсын дигән теләктә калып без кунакларыбызны, кабат очрашуга чакырып озатып калдык. Әдәбиятка, шигриятькә тартылган безнең мәктәп балаларының саны артсын диясе генә кала.
Зөлфидә Тләкова,
Нөнәгәр мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев