Норма мәктәбендә  капиталь ремонт «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла
Мәгариф

Норма мәктәбендә капиталь ремонт «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла

Эш барышын ата-аналар, җәмәгать эшлеклеләре һәм депутатлар игътибар белән күзәтә, ә укучылар яңа сыйныфлар ачылуны түземсезлек белән көтә

Бу уку елында Балтач районында берьюлы ике уку йортына «Бердәм Россия» халык программасы буенча капиталь ремонт ясала.

Эш барышын ата-аналар, җәмәгать эшлеклеләре һәм депутатлар игътибар белән күзәтә, ә укучылар яңа сыйныфлар ачылуны түземсезлек белән көтә.

Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты — «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты буенча тормышка ашырыла.  Район башлыгы Рамил Нотфуллин Норма урта мәктәбендә булды, биредәге эш барышы белән танышты.

 – Төзүчеләр тулы көчкә эшли һәм тиздән укучыларыбыз яңартылган, якты һәм заманча сыйныфларда укый башлаячак, – диде район башлыгы.


Нет комментариев