Норма мәктәбендә туган телебезнең кадере, аны саклау һәм кулланыш даирәсен арттыру турында сөйләштеләр
Очрашуда шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин һәм язучы Рәҗәп Бәдретдинов катнашты
21 февраль — Халыкара Туган тел көне уңаеннан, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре Норма урта мәктәбендә укучылар белән очрашты.
Очрашуда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин һәм язучы, тәнкыйтьче, галим Рәҗәп Бәдретдинов туган телебезнең кадере, аны саклау һәм кулланыш даирәсен арттыру турында сөйләделәр.
Укучыларга туган телне пычратмаска, башкалар белән аралашканда татар теленең байлыгын һәм матурлыгын югалтмаска кирәклеге турында аңлаттылар. Алар үз иҗатлары белән таныштырып, татар фәненең көчен һәм әһәмиятен ассызыкладылар.
Шагыйрьләр һәм язучылар татарның борынгы ядкярләре белән дус булырга, аларны фәндә кулланырга һәм файдаланырга чакырдылар. Татар әдәби телендә иҗат итүнең дәрәҗәсен һәм өстенлеген аңлаттылар, милләт вәкилләре булып яшәвебезгә горурланырга кирәклеген билгеләп үттеләр.
Очрашу ахырында укучыларның сорауларына җавап биреп, мәктәп музеенда истәлекләрен яңарттылар. Мондый чаралар туган телебезне саклау һәм аның киләчәген тәэмин итү өчен бик мөһим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев