Хөсәенова Зәринә олимпиаданың төбәк этабы җиңүчесе булып танылды
Татарстан Республикасы башкаласында Дөньякүләм сәнгать культурасы фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды.
Норма урта мәктәбе укучылары берьюлы 5 призлы урын алып кайттылар.
Хөсәенова Зәринә җиңүче булып танылса, Саттарова Диләрә, Хәбибуллина Дилә, Закирова Камилә, Әхмәдуллина Камилә призерлар булдылар. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләре Фәридә Кәримова һәм Гүзәл Яруллинаны котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев