Өлкәннәр көненә «Тургай»лылар бик мул ярминкә оештырды
Мәгариф

Өлкәннәр көненә «Тургай»лылар бик мул ярминкә оештырды

Өстәлләрдәге - муллык, йөзләрдәге елмаю берәүне дә битараф калдырмады

Кичә Норманың «Тургай» балалар бакчасында Өлкәннәр көне уңаеннан, әти-әниләр һәм коллектив ярдәме белән көзге ярминкә оештырылды.

— Төркемнәргә бүленеп, конкурс игълан ителде: иң матур, бай ярминкә почмагына. Җиңүчеләрне иганәчеләр ярдәме белән алынган сертификатлар белән бүләкләдек. Балалар арасында «Кызык кишер» конкурсы да үткәрелде. Шулай ук балаларны да котладык, аларга бүләкләр тапшырдык, — ди балалар бакчасы мөдире Айгөл Ганиева.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев