Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Остаз булу – үрнәк яшәү рәвеше ул

Быелның 26 сентябрендә безнең яраткан һәм кадерле Сәйдәш Тәлгатовичка 68 яшь тулган булыр иде

Җир йөзендә шундый кешеләр бар, алар үз гомерләрендә, балаларына гына түгел, укучыларына, укытучы-коллегаларына, гомумән, танышларына, якыннарына да остаз булып торалар. Остаз ул һәрчак үз тәҗрибәсе югарылыгыннан чыгып карый, димәк, кул астындагыларга үзе ясаган хаталарны кабатламаска ярдәм итә. Әнә шундый кешене генә остазга санап буладыр ул.

Нәкъ тә менә шундый тәҗрибәле, акыллы остаз иде безнең хөрмәтле Нурмиев Сәйдәш Тәлгат улы. Балтач районында аны белүчеләр хәйран, бигрәк тә мәктәп белән бәйле булганнар аның белән яхшы таныш.

 

Каян килә кешегә мондый танылу?! – Танылу һәм аның гади, эчкерсез күңелле, ихлас рәхимле, юмарт, күтәренке рухлы, юмор хисле, кайгыртучан, хәзергечә әйтсәк, харизматик булуына карата ярату белән карау каян килә?!

 

...Сәйдәш Тәлгатович тумышы белән Балтач районының зур булмаган Көшкәтбаш авылыннан. 1957 елның 26 сентябрендә эш сөючән, хөрмәтле гаиләдә дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала үсәләр. Сәйдәш – бердәнбер ир-егет, әтисенең бик  тә ярдәмчел улы. Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә башлангыч белем ала. 1973 елда Субаш мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлый һәм Арча педагогика училищесына укырга керә. Башлангыч сыйныф укытучысы булырга нәрсә этәргән аны, югыйсә, ул мәктәптә тәрбия ягыннан әллә ни аерылып торган малай түгел лә?! Бәлки аның үз-үзенә, укытучылар еш орышсалар да, әшәкелек белән түгел, ә шаярырга гына яратуын раслыйсы килгәндер. Ә бәлки балаларга карата чиксез мәхәббәте сәбәп булгандыр...

 

Сәйдәш Тәлгатович 1977 елда училищены тәмамлагач, Әлки районының Каргалы авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Бер елдан совет армиясе сафларына чакырыла.

 

Юллар аны Чепья урта мәктәбенә география укытучысы итеп алып килә. Бер ел да узмый, класстан тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия эшләре оештыручысы итеп билгеләнә. Сәйдәш Тәлгатович биредә уналты ел хезмәт куя. Кеше күңелен тәрбияләү кебек авыр хезмәт аңа җиңел бирелә кебек тоела иде. Ул һәркем белән дә уртак тел таба белде. Актив тәрбия эше алып барды. Хатыны Миләүшә Тәлгатовна белән ике сөйкемле ул – Марат белән Ринатны үстерделәр.

 

2005 елда Чепья урта мәктәбендә директор урыны бушагач, әлеге вазыйфага аннан да яхшырак кандидатура табылмады. Коллектив аны шундук яңа вазыйфада  кабул итте, – чөнки  аның  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак башкарган күпьеллык тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, директор Василий Федорович Трофимов белән кулга-кул тотынышып эшләү дәверендә Сәйдәш Тәлгатович җитәкченең төп сыйфатларыннан булган мәктәпкә карата мәхәббәтен, коллективка карата хөрмәтен һәм үз эшенең остасы икәнлеген бәян итәргә өлгергән иде инде. Нәкъ менә шушы сыйфатлары бәрабәренә Сәйдәш Тәлгатович 2023 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, зурлардан һәм балалардан торган мәктәп коллективын җитәкли алды.

 

Мәктәп белән генә  Сәйдәш Тәлгатовичның актив тормышы тукталмады. Аның җитәкчелек белеме, тәҗрибәсе «Халыклар дуслыгы» музеен җитәкләгәндә дә чагылыш тапты. Кыска гына ике ел эчендә яңа директор кул астында кайчандыр легендар шәхес Гарифҗан Галиев тарафыннан барлыкка килгән музейга, әйтерсең дә, икенче сулыш өрелде. Музей актив тормыш алып барды, бик еш кунаклар кабул итте. Биредә туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүче чаралар, җанга рәхәт очрашулар үтте, беренче тапкыр Галиев укулары да монда оештырылды...

 

Миңа шушындый җитәкче кул астында эшләү бик рәхәт иде. Аның янәшәсендә булганда һәрчак үзеңдә ышаныч, яклау, кайгыртучанлык тоясың. Әлбәттә, бу эшләргә, җитәкчеңне куандырырга, кирәкле, файдалы хезмәткәр икәнлегеңне тоярга көч бирде.

Шәхсән үзем аңардан «син көчле, син булдырасың, бирешмә!» дигән сүзләрне еш ишеттем, чөнки мөстәкыйль булырга кыймаган чакларымда Сәйдәш Тәлгатовичка киңәш сорап мөрәҗәгать итә идем. Кызганыч, хәзер инде күбебезнең таяныч булырдай кешесе юк. Сәйдәш Тәлгатовичның гомере 22 август көнне озакка сузылган көчле авырудан өзелде. Тугърылыклы хатыны, яраткан балалары, туганнары аның сәламәтләнәсенә бик тә ышанды, үзе дә ышанган иде шул...

 

Быелның 26 сентябрендә безнең яраткан һәм кадерле  Сәйдәш Тәлгатовичка 68 яшь тулган булыр иде.

 

Кеше үзе булмаса да, хәтер исән. Хәтер йөрәкләрдә яши икән, димәк, остазыбызның безгә карата һәм дә безнең аңа карата булган яратуыбыз да дәвам итәчәк. Зур хәрефләр белән ЧЫН кеше тәрбияләгән рух бездә яши һәм яшәячәк.

 

Нина Давлекова,

Чепья урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев