Рәҗәп Бәдретдин: «Язучы ул – караңгыда да яктылык күрүче»
Телне саклау – дәвамлы күренеш
Бүген язучы рухи азыкны кайдан ала? Кеше китап аз укыган заманда аларның кулыннан каләме төшмиме? Язучы, прозаик, «Каһәрле еллар корбаны», «Төнге яктылык» китаплары, күпсанлы повесть-хикәяләр авторы Рәҗәп БӘДРЕТДИН белән китап һәм туган тел язмышы турында сөйләштек.
– Моңа кадәр әле без, телне авыл саклый, дия идек. Хәзер анда да сабыйлар русча сукалый. Урамда балалар бер-берсе белән русча сөйләшә…
– Безнең Пүскән авылында да (Балтач районы) балаларның русча аралашуын күреп, тәннәр чымырдый. Әти-әни күреп тора бит. Әле әби-бабасы да русча кушылып китәргә мөмкин. Кызык та, кызганыч та. Татар мультфильмнары чыгарган булалар, ә ул балага бөтенләй ят. Аның асылында татарның фольклоры, йолалары, уен-җырлары урын алырга тиеш. Күбесе – тәрҗемә. Китапларда да шул ук хәл. Телнең матурлыгына игътибар итү бөтенләй юк. Кеше укып талчыга, янәсе, дип, тырт-пырт сүзләр, кыска җөмләләр белән язарга тырышалар. Заманында мин дәреслекләр комиссиясендә эшләп алдым. Яңа дәреслекләргә бәяләмәләр яздым. Алардагы хаталарны, методик кимчелекләрне тикшереп бирә идем. Бу бит шуннан башлана. Татарлык безнең каныбызда булырга тиеш. Карагыз инде кешеләрнең аралашуын! Төкселек, телнең ярлылыгы… Телне саклау ул – аралашу, шул телдә сөйләшү. Бу вакытлы матбугатта да шулай. Авылны эш, хезмәт хакы саклый. Хәзер алтыннан балалар мәйданчыгы салсаң да, заманча җиһазландырылган мәктәпләр төзесәң дә, укытырга академиклар билгеләсәң дә, телне кайтарып булмас инде.
– Ә нишләргә соң?
– Татар телен өйрәнү, саклау кешенең аңында булырга тиеш. Аны балага әти-әни төшендерә. Кирәген аңлап, шуңа инанып, татар мәктәбенә бирә. Татарча белгән, сөйләшкән, өйрәнгән бала гына әби-бабайларның гореф-гадәтләрен якын итә, нигезен саклый, әхлакый кыйммәтләрне үз итә.
Бер галимнең әйткән сүзләре мине тетрәндереп җибәрде. «Күп нәрсәгә ирештем, дәрәҗәм бар, мактаулы исемнәрем дә җитәрлек, тик гомерлек үкенечем бар. Үзем, татар теле кирәк, дип йөрсәм дә, балаларым татарча белми, аралашмый, татар җырлары тыңламый. Моннан да үкенечлесе юк икән», – диде. Балаларын татар мәктәбенә бирмәвенә, татар мохитендә тәрбияләмәвенә үкенә ул. Мин әле үзләре татарча укытыйк дип йөрүчеләрнең дә балалары испан, француз, кытай телләренә өстенлек бирүләрен, ә татарча ипи-тозлык та белмәүләрен ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм. Шуларга йөрәк әрни. Бер төрле сөйлиләр, икенче төрле эшлиләр.
Элек диссертацияләрне татар телендә язып, татар телендә яклыйлар иде. Бетте, аңа нокта куелды. Авыл китапханәчеләре дә социаль челтәрләргә русча текстлар куя. Ник дисәң, кушалар, диләр. Телне саклау үзебездән дә тора. Татарча язып куелса, эшләгән эшләреңне күрмиләрме, әллә күрше милләтләр укый алмыймы? Аңлашылмый.
Татар теле укытучыларына эш планнарын бер төндә, русчага күчертеп, электрон журналларга да русча гына язарга кушкан еллар булды. Таләп ителде. Шуннан үзеңнең кадерсез, кирәксез икәнлегеңне аңлыйсың инде.
Телне саклау – дәвамлы күренеш. Ярты-йорты гына башкарган гамәлләр белән ирешеп булмый. Аның асылында телне саклаучыларга, шул телдә сөйләшүчеләргә хөрмәт ятарга тиеш.
– Cез – белгечлегегез буенча укытучы. Филология фәннәре кандидаты булсагыз да, кечкенә авыл мәктәбендә белем бирүне горурлык дип санадыгыз. Мәгариф өлкәсеннән китәргә нәрсә мәҗбүр итте?
– Укытучы да, язучы да халыкка хезмәт итә бит инде. Тәрбиянең юнәлешләре генә үзгә монда. Укытучылык эшчәнлегемдә дә, фәндә дә, иҗатта да милләтемне, халкымны, аның телен яклап сүз әйтергә тырышам. Язучыларны милләтебезнең йөзе, ил күрке дип таныйм. Шуңа омтылам. Хезмәт юлымны Арча педагогия училищесыннан соң, башлангыч мәктәп укытучысы һәм мөдире булып башлап җибәрдем. Казан дәүләт университетын тәмамлап, аспирантура үттем. Аннан директор урынбасары, мәктәп директоры, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләдем. Иҗатым да туктап тормады. Белемгә омтылышым көчле. Төрек, гарәп телен дә, борынгы һәм хәзерге әдәбиятны да яхшы беләм. Беренче китабымны чыгарырга Марат Әхмәтов ярдәм итте. Рәхмәт аңа. Әдәбиятның, иҗатның тирәнлеген, киңлеген, мәгънәви асылын төшендерүче халык шагыйре Газинур Морат булды.
«Ник мәктәптән киттегез?» – дисезме? Иҗат ирекне ярата. Мәктәп кысалары гына тар була башлады. Аннан үзеңнең кадерсезлегеңне күреп тә, теләк сүрелә. Рәхәт тормыштан язучы булып китмиләр дип уйлыйм. Сынауларны үтмичә, язучы булулары авырдыр ул. Бәлки мөмкин дә түгелдер. Аның өчен үзеңә дә, геройларыңның ботинкасын киеп, чакрымнар узарга кирәктер бәлки. Алар кичергәнне тоемлап, аңлап-белеп язганнан соң гына яхшы әсәр туа. Халык кибәктән ярманы тиз аера ул.
– Язучының кадере бармы алайса?
– Язучы – болай да якланмаган һөнәр иясе. Килешсә дә, килешмәсә дә, аңа һәрчак кизәнәләр. Акчага күмелеп яшәсә, бер хәл әле. Язучыга күсәк күтәрүдән туктагыз. «Барысына да шул бер Минһаҗ» дигәндәй, бөтенесен бер язучы җилкәсенә өябез кайчак. Очрашуларга да куабыз, концерт-театрларга да, конференция-җыеннарга, мәктәпләргә, әдәби мәйданнарга… Хәзер әнә үзләре язган китапларын да үзләренә таратырга, сатарга кушалар. Алайса кем язар да, укучыны рухи азык белән кем туендырыр? Барыбыз да алып сатуга күчсәк, кем китаплар язар?.. Аннан әле аның әсәренә, язу сыйфатына, зәвыгына зыян килмәс дип тә әйтеп булмый. Халык та язучыга үрнәк итеп карый. Элек-электән шулай булган. Алар өчен ял йортлары төзелгән, шартлар тудырылган. Мең еллык әдәбиятыбыз шулай сакланып калган.
– Әдәбият галиме, профессор Дания Заһидуллина сезнең «Юлаучылар» әсәрен «Бу – безнең әдәбиятыбыз өчен ачыш, яңалык», – дип язып чыккан иде. Каян шундый әсәрләр туа?
– Бу вакыйгалар да, андагы геройлар да – үзебезнең җирлектәге иптәшләр. Татар халкы, ил тарихында булган вакыйгалар. Шул образларны яратып кабул итәләр икән, рәхмәттән башка сүз юк. Аннан әдәбият бит әле ул укучыны уйландырырга, аңа хис, бөтенлек өстәргә тиеш. Әсәренеп укыган әсәрләр генә истә кала да. Язучы булуның өстенлеге – син тере образлар тудырып, алар белән күпме кирәк шулай «уйныйсың», идарә итәсең. Сөяккә ит кундырасың, тел бирәсең, акыл өстисең дигәндәй… Телдән әйтә алмаганны синең өчен үткен каләмең әйтә. Теләгәнеңне төрле юллар, ысуллар аша укучыга җиткерәсең. Бу язучы өчен бәхет түгелмени?! Язучы ул – кешенең күңел кыллары белән уйнаучы. Җаннарга үтеп кереп аларны рухландыручы, образларны сынландырып каршыңа бастыручы. Шифалы сулышын өреп, каралыктан чыкмаучыларның зәгыйфь карашларын дәвалаучы. Караңгыда да яктылык күрүче…
– Сез – фәнгә, беренчеләрдән булып, язучы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Таһиров исемен кайтарган галим дә әле…
– Архивларда утырып, борынгы язучыларның гарәп язмаларындагы әсәрләрен күреп тә хәйран калам. Күбесе үзләренә кагылуны көтеп ята. Афзал Таһиров (1890–1937) та XX гасыр башы татар әдәбиятында актив иҗат итүчеләрнең берсе булган. 70 тән артык әдәби әсәр иҗат иткән. Андыйларны ничек онытып була икән?! Ул турыда монографиям дә дөнья күрде. Аның иҗатын өйрәнеп бетерү мөмкин дә түгел. Аның Башкортстанда Язучылар берлеген оештыруы, Фәнни институтка нигез салуы, беренче җитәкчесе булуы, лекцияләр сөйләгәне дә мәгълүм. Аннан Сталин репрессиясенә эләгеп, атып үтерелгән. Кыскасы, киңкырлы шәхес ул – Афзал Таһиров. Татарстанның Әлмәт төбәге Габдрахман авылы тумасы булган бу мөхтәрәм шәхеснең тууына быел 135 ел була. Битараф калып онытмасак иде.
– Хәзер китап укымыйлар, дигән фикер белән килешәсезме?
– Юк. Безнең халык – укый торган халык. Күптән түгел Башкортстанның бер авылыннан хат-хәбәр килеп иреште. Аны 80 яшьлек әби яздырып җибәргән. «Нәкъ безнең авылны, безнең яшьлекне язгансыз. Ул кешеләр арасындагы матур аралашулар, вакыйгалар… – барысы да бездәгечә инде менә. Бездә дә шулай матур итеп сөйләшәләр. Укытучылар да сез язганча…, без дә шулай итеп укыдык», – дигән. Менә шуннан уйлап карагыз инде әдәби әсәрнең көчен. Әле аны Ркаил Зәйдуллага да тыңлаттым. «Бездә халык укымый», –димәгез, яме, дидем.
Сәрия Мифтахова
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/05/169040/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев