Раил Мәрданов - «Олимпка юл» республика олимпиадасы җиңүчесе
Мәгариф

Раил Мәрданов - «Олимпка юл» республика олимпиадасы җиңүчесе

Җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның остазларын ихлас күңелдән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!

26-28 гыйнвар көннәрендә математика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасы узды.

Норма урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Раил Мәрданов иң югары балл җыйды һәм җиңүче булды (җитәкчесе - Ләйсән Фәрит кызы Гатауллина).

Шулай ук Чулпан Зиннәтуллина, Шеңшеңәр мәктәбенең 8 сыйныф укучысы (җитәкчесе – Рәфидә Миңнерафик кызы Сәмигуллина), Илсур Зәйнетдинов, Түнтәр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы (җитәкчесе – Раилә Рифкать кызы Гарифуллина), Станислав Васильев, Чепья урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы (җитәкчесе — Анна Владимировна Плотникова) олимпиаданың призерлары булдылар.

Җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның остазларын ихлас күңелдән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!


Нет комментариев