Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Рамил Шакиров: "2нче номерлы балалар бакчасы коллективыннан үрнәк алырга кирәк!"

28 октябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә электрон түләү һәм салымнарны түләү буенча Балтач урта мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре директорлары белән җыелыш үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның барысы да тиешле дәрәҗәдә торак-куммуналь түләүләрне электрон вариантта башкарсалар, санаулы, кадерле минутлары үз файдаларына калыр иде, дип басым ясады.
- Республика буенча караганда, 45 район арасында безнең Балтач ахырдан беренче. Бу - безнең район өчен зур кара тап. Сентябрь аенда район буенча нибары 288 кеше генә түләүләрне электрон вариантта башкарган булса, октябрьдә бу күрсәткеч - 1093 булган. Бу район халкының 8,1 %ын тәшкил итә.
Хезмәт хаклары вакытында бирелә, тоткарлыклар юк, мәгариф тармагында ел саен яңалыклар кереп тора, уңайлыклар булдырыла, ремонт һәм төзелеш эшләре башкарыла, ләкин республика җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычны үтәмәвегезне, бердәм булып бу системага күчмәвегезне кабул итеп булмый. Бер ай элек җыелап сөйләшүләр бушка үткән. 146 хезмәткәрнең 43%ы кушылган эшне үтәмәгән, - дип ризасызлыгын белдерде. Шубан, Яңгул мәктәпләре, Чепья балалар бакчасы директорларына шактый күләмдәге җитешсезлекләр өчен җавап тотарга туры килде. Исемлеккә очраклы сайлап алу юлы белән тикшерелгән хезмәткәрләр арасында шелтә алучылар шактый булды.
Ә 2нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасы коллективына рәхмәт һәм мактау сүзләре ирештерелде. Чөнки аларда 100% үтәлеш. Барлык хезмәткәрләре дә электрон вариантта түләүләрне башкарган районда бердәнбер коллектив ул!
Мәгариф хезмәткәрләренә алдагы айларда бердәм рәвештә электрон хезмәтләрдән файдаланырга, банк карталары белән Дәүләт хезмәте порталы аша теркәлү үтәргә һәм ата-аналар җыелышларында әлеге мәгълүматлар белән таныштырырга кирәклеге әйтелде.
Шулай ук әлеге тәкъдимнәр җир, мөлкәт, транспорт салымнарын түләүгә карата да яңгырады. "Россельхозбанк" директоры Кадрия Латыйпова күрсәтелә торган хезмәтләр, яңа мөмкинлекләр, соңгы көннәрдә генә яңартылган уңайлыклар белән таныштырып китте.
Әлеге җыелышта катнашкан районның бердәм исәп-хисап үзәге (ЕРЦ) белгече Рөстәм Асхадуллин торак-коммуналь түләүләргә су кулланган һәм каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен каралган сумма керә дип белдерде. Түләүләрне һәр айның 15нче числосына кадәр түләргә кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250