Район башлыгы Рамил Рашитович Нотфуллин бүген "Белем көне" уңаеннан, Карадуган гимназиясендә һәм Түбән Кенә мәктәп-бакча комплексында булды.
Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе 2015-2016нчы уку елын матур күрсәткечләр белән тәмамлаган, чыгарылыш имтиханнары буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән белем йорты. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да үз чыгышын уку-укыту һәм тәрбия бирү процессында укытучылар һәм укучылар коллективын ирешкән уңышлары белән тәбрикләвеннән башлады. Аларга яңа уку елында да сынатмаска өндәде.
"Белем көне - һәркайсыбызга да кагылышлы, барчабызны да берләштерүче уртак бәйрәмебез ул. Бәйрәмнең төп кунаклары булган беренчеләр өчен дә, соңгы елын белем алучы чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм укучылар өчен дә, мәгариф ветераннары һәм әти-әниләргә дә бердәй бәйрәм көн. Белем һәм тәрбия бирү процессы, җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләү - буыннар дәвамында мөһим баскыч булып сакланып калган. Укучылар, сезгә заман таләпләренә җавап бирерлек, шушындый төзек, якты мәктәпләрдә тырышып белем алырга мөмкинлек тудыруда республика һәм район җитәкчелегенең өлеше шактый зур. Алга таба да сау-сәламәт булып, яңа үрләр яулап, мактаулы урыннар алып, тырышып укырга, төпле белем алырга һәм лаеклы алмашчыларыбыз булырга насыйп булсын дигән теләктә калам. Белем бирү өлкәсендә камилләшер өчен мөмкинлекләр елдан-ел арта: төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашырга, Грантлар отырга була", - дип белдерде.
"Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Булат Зыятдинов, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, район мәгариф идарәсе методисты Гөлшат Җиһангирова, Карадуган балалар бакчасы мөдире Зөһрә Бәдретдинова да ихлас теләкләрен ирештерделәр.
Гимназия директоры Гөлсинә Зарипова: "Быел гимназиягә 13 бала беренче сыйныфка укырга керә. Үткән ел 9 бала гына иде. Балаларның артуы сөенечле вакыйга. Ә барлыгы 140 укучы белем алачак. Безнең уку йортыбыз гимназия дигән статус алды һәм бөек, мактаулы шәхесебез, үзебезнең мәгариф ветераныбыз, озак еллар шушы мәктәпнең директоры булып торган Бакый Шәймулла улының исемен йөртәчәк. Бу исемне горур төстә якларлык булсын!", диде.
Гимназиянең мактаулы математика укытучысы Рауза Рафаэловна Галимова РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
Җәйге ялда "Игенче" җәмгыятендә хезмәт куйган Карадуган гимназиясеннән 18, ә алга таба Түбән Кенә мәктәбеннән 2 укучы Булат Зыятдиновның бүләкләренә ия булдылар. Шәхси эшмәкәр Фәнис Хөсәенов та җәйге ял чорында үз оешмасында җитештерүдә эшләгән 4 укучыны бүләкләп узды.
Бакый Рәхимов исемендәге Түбән Кенә төп мәктәбе базасында исә капиталь ремонттан соң бер түбә астына мәктәп һәм бакча комплексы да кертелде. Мәктәптә яңа уку елында 65 укучы, ә балалар бакчасында 25 бала белем һәм тәрбия алачак. Бәйрәм тантанасы авыл имамы Нәүфәл Лотфуллинның изге догасы белән башланып китте. Беренче сыйныфка аяк баскан 6 укучы бүгенге тантананы чын бәйрәмгә әверелдерделәр. Берсен-берсе уздырып сөйләгән шигырьләре, матур җырлары, дәртле биюләре, әти-әниләр комитетының эчкерсез рәхмәт һәм котлау сүзләре, "Чишмә" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме сабыйларының чыгышлары да күңелләрдә озак сакланыр.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева барчасын бәйрәм белән тәбрикләп, узган уку елында уңышларга ирешкән укучыларны бүләкләп үзды.
Мәктәп директоры Рамил Низамиев төзелеш эшләренә саллы өлешен керткән "Водстрой" ширкәте җитәкчесе Рифат Закировка һәм иганәчеләргә, әти-әниләр, укытучылар коллективына олы рәхмәтләрен белдерде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев