Мәгариф
Районның яшь армиячеләре матур нәтиҗәләр күрсәтә (фото)
Балтачның яшь армиячеләре «Алга, яшь армиячеләр!» бәйгесенең зона этабында 2 нче урынга лаек булды.
Үткән атнада Казан шәһәрендә «Алга, яшь армиячеләр!» дип аталган хәрби-спорт уеннары үтте. Яшьләрнең «Патриот» спорт-патриотик һәм чакырылышка кадәр хәзерлек республика үзәге оештырган әлеге уеннарның зона турына килүчеләр бик күп иде. Спортчылар теоретик һәм практик яктан көч сынаштылар. Чараның теоретик өлешендә уенчылар илебез, республикабыз тарихы, медицина темаларына караган сорауларга җаваплар эзләделәр. Практик өлешендә автоматны сүтеп-җыю, пневматик винтовкадан ату һ. б. шундый күнегүләр эшләүдә ярыштылар.
Районыбыз командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясап, бәйгедә II урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев