Республиканың 51 көллиятенә ике имтихан тапшырып укырга керергә мөмкин булачак
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы дүрт имтихан нигезендә аттестат алган булса, алдагы еллардагы кебек үк, ул укуын унынчы класста да, көллиятләрдә һәм техникумнарда теләсә нинди белгечлектә дә дәвам итә алачак
Татарстан быел дүрт урынына ике БДИ предметын тапшыру буенча тәҗрибәгә кушылачак. Республикада 51 урта һөнәри белем бирү учреждениесе сайлап алынды, аларда тугызынчы сыйныф укучылары ике имтихан нәтиҗәләре буенча эшли алачак. Тиешле документны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бирде.
Әлеге колледжлар һәм техникумнар эксперимент кысаларында укырга 4,9 меңнән артык студент кабул итәр дип көтелә.
Документ нигезендә, экспериментта кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте, Казан радиомеханика көллияте, Казан төзелеш көллияте, Казан энергетика көллияте, Казан автотранспорт техникумы, Казан нефть химиясе көллияте, Казан технология һәм дизайн көллияте, Казан авиация-техник көллияте, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте, Буа ветеринария техникумы, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, Мөслим политехника техникумы, Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте, шулай ук Апас, Байлар Сабасы, Кукмара, Чирмешән, Сарман, Нурлат һәм башка аграр колледжлар катнаша ала.
Әгәр тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы дүрт имтихан нигезендә аттестат алган булса, алдагы еллардагы кебек үк, ул укуын унынчы класста да, көллиятләрдә һәм техникумнарда теләсә нинди белгечлектә дә дәвам итә алачак.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев