Россия югары уку йортлары 2026 елдан яңа мәгариф системасына күчә
Россия югары уку йортлары 2026 елның 1 сентябреннән югары белем бирүнең яңа системасына күчереләчәк
Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Россиянең барлык университетларын 2026 елның 1 сентябреннән яңартылган югары белем бирү системасына күчерү планлаштырыла. Бу вакытка Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тиешле норматив хокукый актларны әзерләячәк һәм раслаячак», — диелгән ведомство хәбәрендә.
Гамәлдәге программалар буенча белем алучы студентлар программаны үзләштерүне тәмамлый алачак, дип ачыклык кертелә.
Яңа система нигезендә, Россиядә «бакалавр» төшенчәсе юкка чыга. Аның урынына студентлар база яки махсуслаштырылган югары белем ала алачак. Магистратура исә кала, ләкин үзгәртелә.
2003 елдан Россиядә Болон системасы гамәлдә. Әлеге югары белем бирү системасы уку процессын бакалавриат һәм магистратурага бүлеп карауны күздә тота. Бу вакыт эчендә системаны берничә мәртәбә тәнкыйтьләделәр.
Югары белем бирүне реформалаштыруны башлап җибәрү турында указны 2023 елда РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев