«Шәҗәрәләр — нәсел агачы» конференция җиңүчесе билгеле
Мәгариф

«Шәҗәрәләр — нәсел агачы» конференция җиңүчесе билгеле

II этапка 123 эш сайланып алынган

15 нче ноябрь көнне Казан шәһәре Совет районының М. И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясендә «Шәҗәрәләр — нәсел агачы» исемендәге төбәкара фәнни — гамәли конференция уздырылды.

Конференциянең читтән торып үткәрелгән этабында 7-11 нче сыйныф укучылары катнашкан. II этапка 123 эш сайланып алынган.

Конференциядә уӊышлы чыгыш ясап, Балтач мәктәбенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы  Эльвина Гарипова «Нәселем шәҗәрәсе – гаиләм горурлыгы» номинациясендә җиӊү яулады. 

Эльвина һәм аның җитәкчесе Люция Шәйхетдинованы әлеге җиңүе белән ихластан котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар телибез!


шәҗәрә

Нет комментариев