Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

«Сабантуй бәйрәме —дуслык бәйрәме ул»

Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлегесе көнгә кадәр сакланып килә

Сабан туе көч сынашу, күңел ачу бәйрәме.
«Сабантуй» дигәндә кемнең дулкынланмый йөрәге!
Тайлар йөгәнләдеңме, атлар иярләдеңме?
«Сабан туе» җитә диеп, бүләк әзерләдеңме?


Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе — Сабантуй. Сабантуй — дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә. Мәйданнар матур итеп бизәлгән, тирә-юнь яшеллеккә төренгән. Төрле милләт халкы бәйрәмне үз гореф-гадәтләренә нигезләнеп үткәрә.

Иртәгә бәйрәм буласы көнне авыл яшьләре, гармуннар белән җырлый-җырлый, колга күтәреп, бүләк җыярга чыкканнар. Колга башына чиккән сөлге бәйләнгән. Һәр өйдә Сабантуй бүләге алдан әзерләнгән.

Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, Кариле балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен «Әрәпә җыю» белән башлап җибәрдек. Һәр төркем балалары бүләкләр алып килделәр. Бу эштә һәрбер гаиләнең бик зур тырышлыгы керде, һәрберсе бик тырышып катнашты.

Элек-электән үк әби-бабаларыбыз «бирнә» гә күкәй, яулык, чиккән сөлге, тастымал, төрле материаллар бүләк иткәннәр. Балалар да бер-берсе белән бүләк алыштылар.

Бәйрәмнең беренче өлешен халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы бәйрәме-Сабантуй белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру — безнең максатыбыз.
Бәйрәмнең икенче өлеше саф һавада — балалар бакчасы мәйданчыгында үтте. Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп бара. 

Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта хәтта ат чабышыннан башка узган Сабан туе — гармунсыз туй кебек дигән әйтем дә бар. Балаларыбыз өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен «Ат чабышы» белән башлап җибәрде. Балалар кызыксынып, дулкынлану белән «атлар» ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар. 
«Чүлмәк вату» ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы балаларны күзәтеп тору үзе бер күңелле. Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар.

«Капчык сугышы», «Аркан тартыш», «Таяк тартыш» дип аталган ярышта да теләп катнаштылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сынала.

«Чиләк белән су ташу», «Күз бәйләп уенчык кисү», «Капчык киеп йөгерү», «Кашыкка йомырка салып йөгерү» уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.

Сабантуй батыры элек-электән иң көчле, иң чыдам, иң булдыклы булып саналган: аның турында хәтта төрле такмаклар, җырлар җырлана. Шул исәптән, малайларыбыз өчен Милли Көрәш бәйгесе оештырылды.

Бәйрәмне йомгаклап, балалар тәмле итеп кабарып пешкән мич коймагы белән сыйландылар. Китапханәдә эшләүче Лилия апалары ел саен Сабантуй көнне балаларны мичтә пешкән коймак белән сыйлый.Әти-әниләр дә бу бәйрәмдә читтә калмыйлар, аларга да лотория уены уйнатыла.

Шулай итеп Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.


Кариле балалар тәрбиячеләре: Зәйнуллина Г. Т.
Муллагалиева Г. Х.
Гатауллина Г. Г.
Шарипжанова Р. З.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев