Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Салавыч лицее үзенеӊ укучыларын нинди үзгәрешләр белән шаккатырган (+фоторепортаж)

Һәр елныӊ "Белем көне"н Салавыч авылында урнашкан лицей үзенеӊ укучыларны яӊа үзгәрешләр белән каршылый. Уку кабинетлары, аерым бүлмәләр тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп әзерләнгән. Иӊ куанычлысы - лицей янында спорт-уен мәйданчыгы төзелүедер.

Сәрдегән укучыларныӊ үз шатлыклары - үзәктәге белем йорты белән тоташтыручы 3 километр арага асфальт салынган. Язгы һәм көзге яӊгырларда йөрерлек булмаган бу юл хәзер инде сөйләргә генә калган. Яӊа уку елын лицей 159 укучы белән каршылады, шуларныӊ 9ы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. 29 мөгәллимнән торган, шуларныӊ 7се төрле грант ияләре булган лицей коллективы балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүләре белән район мәгарифендә бары яхшы яктан гына танылалар, һәр төрле башлангычны, яӊа алымнарны теләп файдаланалар. Укытучылар коллективыныӊ республика, район күләмендә лауреат яисә җиӊүче булып танылмаган елы юктыр. Укучылар да үзләренеӊ остазларыннан калышмыйлар, алар арасында төрле конкурс һәм фән олимпиадалары җиӊүчеләре бихисап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250