Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Салавычта семинар үтте (+фоторепортаж)

Салавыч күппрофильле лицее базасында «Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның эзләнү, танып белү эшчәнлеген үстерү» дигән темага методик семинар үткәрелде.

Семинарда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының укыту бүлеге җитәкчесе Тамара Трофимовна Федорова, Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Ринатовна Бадриева, институтның методик эшне үстерү бүлеге җитәкчесе Лариса Филипповна Иванова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юнысовна Зәкиева, методист, тьютор Римма Гаптелбаровна Әшрәпова катнашты. Республиканың Өстенлек мәктәбе (Школы Превосходства), үзебезнең район белем бирү учреждениеләреннән килгән 42 директор әйләнә-тирә дөнья, биология, җәмгыять белеме, әдәбият, инглиз теле, информатика дәресләрен, музей эшчәнлеге, техник иҗат, кул эшләре, җыр-бию түгәрәге эшчәнлеген карап, укытучыларның яңа технологияләрне гамәлгә кертүдә осталыкларын, лицей директоры Люция Харисовна Закированың лидерлык сәләтен югары бәяләделәр.

Зөбәрҗәт Фатыхова
Салавыч лицееның директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250