Кызларны һәм аларның остазы — рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Мәсхүт кызы Мөхәммәдиеваны әлеге зур казанышлары белән чын күңелдән котлыйбыз
Казанда туган теле рус булмаган мәктәпләрдә укучылар өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узды. Бу масштаблы чара дәүләт телен югары дәрәҗәдә белүләрен күрсәтергә омтылучы иң яхшы укучыларны берләштерде.
Смәил урта мәктәбе укучылары олимпиада призерлары булдылар. Җиңүчеләр арасында 8 класс укучысы Кәримә Ибраһимова, шулай ук унынчы класс укучылары Диана Галимҗанова һәм Чулпан Фәсхетдинова бар иде.
Кызларны һәм аларның остазы — рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Мәсхүт кызы Мөхәммәдиеваны әлеге зур казанышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга киләчәк иҗади уңышлар һәм яңа якты нәтиҗәләр телибез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев