Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, Балтач үзәк балалар китапханәсендә әдәби чара узды

Бу чара балаларга аның иҗатын танып белергә һәм рухи дөньяларын баетырга ярдәм итте

15 февраль — бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Муса Җәлилнең үлемсез җыры» («Бессмертная песнь Мусы Джалиля») әдәби калейдоскобы үтте. 

Әлеге чарада Балтач гимназиясенең 3-А сыйныфы укучылары катнашты. Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, «Парашютсыз курчак» китабын бергәләп укыдылар. Андагы батырлык, тормышны, кешеләрне ярату белән сугарылган шигырьләр турында фикер алыштылар. Шигырь исемнәре кызыклы ребусларга яшерелгән иде, һәм шул биремнәр ярдәмендә укучылар үзләренең белемнәрен тирәнтен ныгытты. 

Муса Җәлилнең иҗаты балалар өчен зур мәгънәгә ия, чөнки ул батырлык, мәхәббәт һәм хыяллар турында сөйли. Бу чара балаларга аның иҗатын танып белергә һәм рухи дөньяларын баетырга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев