Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Татарстанда яшь укытучыларга ярдәм чаралары киңәйтелде

Өстәмә түләүләр «Безнең яңа укытучыбыз» республика гранты җиңүчеләренә дә каралган

Бу уку елында Казанның мәктәпләренә һәм башка мәгариф учреждениеләренә 460 яшь педагог эшкә килде. Бу үткән ел белән чагыштырганда 81 кешегә күбрәк һәм соңгы елларда иң югары күрсәткеч. Хәзер шәһәрнең мәгариф системасында 35 яшькә кадәрге 1209 белгеч эшли, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Соңгы биш елда Татарстан башкаласының уку йортларына ике меңгә якын яшь белгеч эшкә урнашты. Барлык укытучылар арасында аларның өлеше 29% тәшкил итә. Шәһәр мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча, бу уртача Россия дәрәҗәсеннән шактый югары, ул 22,6% ка тигез.

Казанда яшь педагогларга ярдәм системасы эшли. 2025 елның сентябреннән эшкә урнашканнан соң өч ел дәвамында аларга ай саен 10 мең сум өстәмә түләнә.

Моннан тыш, уку һәм һөнәри үсешкә Казан мэры гранты каралган. Ел саен 50 яшь белгеч 30 мең сум ала.

Ярдәм торак мәсьәләләренә дә кагыла. Яшь укытучыларга торак арендасын компенсациялиләр-айлык түләү 20 мең сум тәшкил итә. Шулай ук билгеле бер категориядәге 300 педагог торак шартларын яхшыртуга 1 миллион сум номиналында сертификат алачак.

Хәзер кадрлар ихтыяҗы аеруча сизелә торган юнәлешләр буенча укытучы-предметчылар вазыйфалары исемлеге формалаша. Шуннан соң конкурс комиссиясе расланачак һәм грантлар һәм хисаплылык бирү турында килешүләр рәвешләре әзерләнәчәк.

Өстәмә түләүләр «Безнең яңа укытучыбыз» республика гранты җиңүчеләренә дә каралган. Алар өч уку елы дәвамында ай саен 10 мең сум алачак. Грантка стажы өч елдан артмаган 35 яшькә кадәрге педагоглар дәгъва итә ала. Мәҗбүри шарт-Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы муниципаль яки дәүләт мәктәбендә эшләү.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев