Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Татарстанда педагогика көллиятен тәмамлаучыларның 75%ы мәктәпләргә эшкә урнашкан

Узган ел педагогика көллиятләрен тәмамлаган 991 кешенең 744е, ягъни 75%ы, мәктәпкә эшкә урнашкан

Татарстанда педагогика көллиятләрен тәмамлаучыларның кимендә 75% мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына эшкә урнаштыру мөмкин булды. 

«Мониторинг нәтиҗәләре буенча, 2025-2026 уку елында 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар саны 0,4% ка арткан – 20% тан 20,4% ка кадәр. Бу зур булмаган, әмма мөһим үсеш яшьләрне һөнәргә җәлеп итү чараларының нәтиҗәлелеген күрсәтә», - диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина.

Аның сүзләренә караганда, узган ел педагогика көллиятләрен тәмамлаган 991 кешенең 744е, ягъни 75%ы, мәктәпкә эшкә урнашкан. «Бер ел элек бу күрсәткеч 74% тәшкил итте - 1019 чыгарылыш укучысыннан 751 кеше мәктәпләрдә эшли башлады. Эш нәтиҗәләре буенча 2024 – 2025 уку елында педагогика көллиятләрен тәмамлаучыларның 95% ы ныклап урнашты», - дип ассызыклады Гатауллина.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев