Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Түбән Кенә мәктәбе үз канаты астына балалар бакчасын алды (+фоторепортаж)

Түбән Кенә авылында урнашкан балалар бакчасына ремонт кирәк дигән сүз халык телендә генә түгел, җитәкчелек арасында да озак йөрде. Бинаның бик иске булуын исәпкә алып, аны мәктәпкә кушарга кирәк дигән уйлар да бер еллык кына түгел.

Ниһаять, быел республиканың Министрлар Кабинеты карары нигезендә әлеге эш башланып китә. Планнар төзелгәннән соң, белем бирү йортының беренче катына балалар бакчасын урнаштыру буенча төзекләндерүгә керешәләр. - Бу эшнең үз плюслары да бар, - ди мәктәп директоры Рамил Вәкилевич. Бина иске булганлыгы белән анда йөрүче сабыйлар өчен куркыныч та тудыра иде. Икенчедән, мәктәп белән балалар бакчасының бергә булуы экономияләү ягыннан да файдалы. Чөнки бер бинаны гына җылытырга кирәк булачак. Өченчедән, балалар бакчасы белән бергә булгач, мәктәп тә сакланып калачак. Авыл җирлеге өчен иң мөһиме шул.

Төзекләндерү эшләре май аенда башланып китә һәм беренче эш итеп иң проблемалы җир - түбә ябыла. Моңарчы укытучылар сумала агызып су кермәслек итеп ямап торган түбә, хәзер заманча итеп эшләнеп, әллә кайлардан күренеп тора.

Мәктәптәге барлык эшләнәсе эшләргә 10 миллион 800 мең сум акча күчерелә дәүләттән. - Әлбәттә, бу аз сумма. Шуның өстенә ул акчалар хисабына тәрәзәләрне алыштыру, аның кырыйларын ясау, ашханәне зурайту кебек эшләр кермәгән иде. Ремонт ярты юлда тукталып калмасын өчен, үз көчебез белән каяндыр тагын иганәчеләр эзләргә мәҗбүр булдык, - ди директор Рамил Низамиев. Дөрес, укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр һәм балалар бакчасы коллективы бер эштән дә чирканып тормыйча, хәтта отпускаларында ял да итмичә, биредә эшләүләрен дәвам итәләр. Бердәмлек дими нәрсә дип атарга бу күренешне. Акча җитмәгәнлектән, мәктәп эчендәге барлык ремонт эшләре дә укытучыларның үз җилкәләренә төшә һәм шул сәбәпле алар бөтен эшкә дә өйрәнергә мәҗбүр булганнар. Шуңа да директор бик рәхмәтле аларга. Бигрәк тә физкультура укытучысы Фәнил Ибраһимовны аерып әйтте ул, андый инициативалы кешеләр барында эшләрнең тизрәк тә, сыйфатлы итеп тә башкарыласына шиге юк Рамил Вәкилевичнең. - Моннан соң шабашка да чыгып китә алалар инде, - дип аптырашлы елмаю белән әйтеп куйды директор укытучылар хакында.

Мәктәптәге төп төзелеш эшләрен «Водстрой» җәмгыяте башкара. Җитәкчесе - Рифат Закировның да әлеге авылдан чыгуын исәпкә алсак, туган мәктәбе өчен эшләнә торган ремонтның идеаль булуына аптырый торган түгел. Аның инициативасы белән генә дә байтак эшләр башкарылган. Мәсәлән, мәктәп фойесын үзе ясата Рифат Мидхәтович. Ә мәктәпкә керә торган ишекләргә инде хут калмаган, чөнки аның өчен генә дә 230 мең сум акча кирәк икән. - Бәлки каяндыр тагын ярдәм булыр, бәлки район ярдәм итә алыр, ди Рамил Низамиев. Бүленгән акча балалар бакчасы ягына кереп, әлегә төп эшләр дә шул якта башкарыла. 1 сентябрьгә әзерләп бетереп, балаларны матур мәктәп һәм балалар бакчасы белән каршы аласылары килә коллективтагыларның.

Матди ярдәм күрсәтүчеләргә килгәндә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 400 мең сум акча күчереп, 30 пластик тәрәзә куйдыртуга зур өлеш керткән. Әлеге тәрәзәләрне Кече Лызида эшләүче шәхси эшмәкәр Фәрит эшли. Тәрәзә кырыйларын эшләтүне «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Булат Бакыевич үз өстенә алган һәм шул максатка 95 мең сум акча биргән. Линолеум алырга тамырлары Югары Кенәгә барып тоташучы Рашит Исхаков белән «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе, Кенәбаш авылы егете Рамил Гыйльмуллинның ярдәме зур булган. Шулай ук әти-әниләр дә зур терәк-таяныч булып, булдыра алганча ярдәм итәләр. Алардан тыш, Мансур Сабитов, Сәрия Хөсәенова (кыз фамилиясе), авыл мәчетеннән дә зур ярдәм булган.

Балалар бакчасы да кергәч, мәктәп хәзер өч баскычлыга әйләнә. Ягъни, мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч белем һәм урта белем.
Коллективның бөтен теләгәне мәктәпне 9 еллык итеп саклап калу. Быел бирегә белем алырга 67 укучы киләсе икән. Үземә дә очар канат куйган туган мәктәбемә ремонт эшләрен уңышлы тәмамлап, уку-укыту эшләрен матур итеп дәвам итүләрен теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250