Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Түбән Кенәдә мәктәп белән балалар бакчасы кушыла (фото)

Кайчандыр гөрләп торган мәктәп, балалар саны кимү нәтиҗәсендә, урта мәктәптән төп гомуми белем бирү мәктәбенә генә әйләнеп калган иде.

Сүзем Түбән Кенә мәктәбе турында. Шулай да укытучылар кулларын кушырып утырмыйча, тырышып, барлык көчләрен куеп, Кенә мәктәбенә Советлар Союзы Герое Бакый Сибгәтулла улы Рәхимов исеме бирдерүгә ирештеләр.
Тырыш, балаларны ярата һәм үзләренекедәй күрә белгән коллективта бик хөрмәтле укытучылар эшли. Әлеге базага быел балалар бакчасы да кушылачак. Чөнки моңарчы сабыйлар йөргән бина искереп, тузган торакка әйләнде. Мәктәп белән бакча берләшү сәбәпле, бүгенге көндә белем бирү йортының эчендә дә, тышында да ремонт эшләре бара. Алар тәмамлангач, үзгәрешләр белән якыннанрак танышып узарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250