Телне саклау гаиләдән башлана. Килешәсезме?
Милли мәгарифтә вак мәсьәләләр юк
Бүгенге көндә балаларның туган телләрендә аралашмауларының гаебен нишләптер әти-әни үзеннән күрми, замана баласы алар дияргә мөмкин, мәктәптә татарча укытмыйлар дигән сәбәпне дә ишетергә туры килә. Тик, кайсы гына әти-әни рус телендә сөйләшкән баласын туктатып, улым, кызым, синең туган телең татар теле бит дия икән?! Дөрес, бар андыйлар да.
Милли мәгарифтә вак мәсьәләләр юк. Балаларыбызга милли белем һәм тәрбия бирүдә көндәлек тырыш хезмәт, район җирлегендә гаиләнең, мәгариф, мәдәният, иҗтимагый, дини оешмаларның бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә уңышка ирешергә мөмкин.
Газетабызның ВКонтакте битендә без шушы көннәрдә берничә сораштыру үткәрдек. Анда «Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?», «Балаларыгыз яки оныкларыгыз балалар өчен булган татарча тапшырулар карыймы?», «Шәһәрдән кайтучы онык-оныкчыкларыгыз белән татарча сөйләшәсезме?» дигән сораулар бирелде. Җавапларына килгәндә, беренче сорауның өч җавабының икесен сайлаганнар – туган телдә һәм туган телгә рус сүзләре дә кергәли шул. Икенче сорауга әйе һәм юк җаваплары бертигез үк нәтиҗә җыйган, шулай ук сирәк диючеләр дә бар. Өченче сорауга күпчелек кеше әйе дип җавап биргән, татарчалы-русчалы сөйләшәбез диючеләр дә, юк диючеләр дә бар.
Менә шуннан чыгып сорау туа, нигә әле без үз балаларыбыз белән, оныкларыбыз белән татарчалы-русчалы сөйләшәбез дә, аннан мәктәпне гаепләп калдырабыз соң? Юкса бит белем бирү учакларында милли тәрбиягә зур өстенлек бирелә.
Бу хакта район мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова сөйләп үтте: «Күп милләтле төбәк буларак, Балтач районында милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының һәм муниципаль район хакимиятенең норматив-хокукый актларына нигезләнә. Соңгы елларда кабул ителгән Дәүләт милли сәясәте Концепция-се, телләрне саклау, татар халкының мәдәниятен үстерү буенча республика программалары, һәр милләткә үз мәдәниятен, тарихын өйрәнүгә уңай шартлар тудыра.
Милли мәгариф ул туган тел укытучылары белән генә түгел, татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган барлык оешмалар белән дә эшчәнлекне колачлый. Бу исә ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру, ягъни балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамлы эш булдыру, татар сыйныфларын ачу, ата-аналар белән эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру дигән сүз.
2024-2025 уку елында Балтач районы гомуми белем мәгариф оешмаларында 3803 укучы белем ала. Аларның 3170е (83,3 %) – татар милләтеннән, 455е (11,9% ) – удмурт милләтеннән, 79ы (2%) – рус милләтеннән, 43е (1,1 %) – мари милләтеннән, 56сы (1,4 %) – башка милләтләр һәм катнаш гаиләләрдән.
Районыбызда 8 филиал белән бергә 28 татар мәктәбе бар. Татар сыйныфлары булган мәктәпләр: Норма урта мәктәбе, Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясе. Аларда 25 сыйныфта 571 укучы татар телендә белем ала. Районда барлыгы 1868 (58,55 %) укучы туган (татар) телендә белем ала. Удмурт телен 401 укучы өйрәнә. Удмурт теле Чепья, Кече Лызи, Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәпләрендә һәм Югары Ушма, Ярак-Чурма, Сырья (Чепья урта мәктәбенең филиалы), Иске Көшкәт (Урта Көшкәт мәктәбенең филиалы) башлангыч мәктәпләрендә укытыла. Мари телен 32 укучы укый. Мари теле Чепья урта, Улисьял башлангыч мәктәпләрендә укытыла. Рус телен туган тел буларак сайлаучылар юк. Район мәктәпләрендә югары махсус белемле 45 татар теле һәм әдәбияты, 6 удмурт, 1 мари теле һәм әдәбияты укытучысы эшли.
Милли мәктәпләрнең дәрәҗәсен, туган телне укытуның сыйфатын күтәрү максатыннан соңгы елларда мәктәпләргә, балалар бакчаларына Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан интерактив җиһазлар кайтартылды, укытуның методик базасы ныгытылды. Бу оешмалар һәм анда эшләүче педагоглар өчен грант конкурслары уздырылып тора. 2021-2024 елларда 13 оешмабыз 500 меңәр сумлык грант алуга ирештеләр.
Эшчәнлегебезнең тагын бер юнәлеше – сәләтле балалар белән эшләү системасын камилләштерү. Милли мәгариф юнәлешендәге сәләтле укучыларның, республика олимпиадаларында һәм туган телне үстерү юнәлешендәге бәйгеләрдә актив катнашучы укучыларның район базасы булдырылды.
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә укучылар һәр елны актив катнашалар. Респуб-лика буенча зона этабына иң күп укучылары чакырылган районнар исемлегендә булып, җиңүчеләребезнең күп булуы куандыра.
Туган тел юнәлешендә республика җитәкче-легенең игътибар үзәгендә булган юнәлешләргә дә тукталып китәсе килә. Чыгарылыш сыйныф укучыларына туган тел һәм әдәбият фәннәреннән имтихан тапшыру, 9 сыйныфтан соң төп фәннәрдән туган телдә сынау узу мөмкинлеге бирелә.
Узган ел туган телләрдән төп дәүләт имтиханын районда 128 укучы сайлады. Бу барлык 9 сыйныфларның 32 процентын тәшкил итә, республикада иң зур күрсәткечләрнең берсе. Районда 21 мәктәпнең 20сендә туган телдән имтихан сайлап алдылар.
Милли мәгарифнең тагын бер әһәмиятле тармагы – чит төбәкләрдәге милләттәшләребез белән тыгыз элемтә, һөнәри бердәмлек. Балтач районында Киров өлкәсе Малмыж районы, Мари Иле республикасы Мари-Төрек районы белән хезмәттәшлекнең инде ярты гасырлык матур тарихы бар. Өч республика балаларын берләштергән «Дуслык учагы» фестиваленең беренчесе 1966 елда ук оештырыла һәм ул бүгенгәчә дәвам итә. Хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән бу чара инде үзара хезмәттәшлекнең башка төрләре белән дә баетыла: туган тел һәм әдәбият укытучылары семинарларда, конференцияләрдә тәҗрибә уртаклашалар.
Бүгенге яңа заман технологияләре белән берлектә, халкыбызның үткәне, халык педагогикасы үрнәкләре, күренекле мәгърифәтче, галимнәребез Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Р. Фәхреддин мирасындагы балаларга тәрбия бирүдәге отышлы ысуллар һәрдаим киң кулланылыш таба. Районыбыздагы мәгариф учреждениеләренең өчесе – Салавыч күппрофильле лицее, Карадуган балалар бакчасы, Карадуган гимназиясенең К. Насыйри исемендәге премиягә лаек булуы да шуның бер дәлиледер.
Туган телеңне ярату өчен телеңнең, халыкның тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнергә кирәк. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларының күбесендә музейлар эшләп килә.
Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы», Шодадагы Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган, Карадугандагы Муса Җәлил һәм Себер тракты музейлары әнә шундыйлардан. Муса Җәлил музеенда 21 февраль – Халыкара туган телләр көне унаеннан үткәрелә торган чаралар кысаларында шагыйрьнең туган көне уңаеннан һәр елны февраль аенда традицион чаралар - Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашулар уздырыла. 2011 елдан башлап исә Карадуган гимназиясе җирлегендә патриот шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан, Муса Җәлил исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә башлады.
Ел саен районыбызда туган тел айлыгы зурлап үткәрелә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әнисе җирләнгән урын буларак, апрель аенда Сосна Пүчинкәсе авылына Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, кунаклар кайта, алар белән бергә укучылар белән шагыйрьне искә алу уңаеннан көн дәвамында мәктәпләрдә әдәби кичәләр үткәрелә. Бу чараларның бер өлеше генә....
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев