Түнтәр авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары даими кунак
3 декабрь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән "Исәнме, Китап!" исемле мәдәният сәгате үткәрелде.
Ә 5 декабрь көнне китапханәдә өченче, дүртенче сыйныфта белем алучы укучылар белән "Сихри әкият дөньясы" дигән исем астында мәдәният сәгате үтте. Балалар татар телендә әкият язучы шагыйрьләребез, язучыларыбызның, чит ил, рус язучыларының әкият китаплары белән танышты, сихри әкият дөньясында йөзде. А. Алишның "Куян кызы"нда кунакта булдык. Уку тизлегебезне арттыру өчен әкиятне кычкырып укыдык һәм үзебез дә сөйләм телебезне үстерү максатыннан әкият яздык. Әкият язуыбыз уен формасында үтте. Аларга бер әкият китабы бирелде һәм алар күзләрен йомган килеш, теләсә кайсы сүзгә төртеп, шул сүз ярдәмендә җөмлә төзеделәр. Беренче уенчы төзегән җөмлә белән бәйләнешле икенче җөмлә төзелә... Шул рәвешле кызыклы гына әкият тә барлыкка килә. Бу уен балаларга бик ошады.
Райондашыбыз Фәридә апа Шакированың балалар өчен язылган "Бирегез миңа түбәтәй" дигән китабы белән дә таныштык", ди башлангыч сыйныф җитәкчеләре.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев