Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Тугызынчы сыйныфтан соң имтихан тапшыра алмаучылар эшче һөнәренә бушлай өйрәнә алачак

Белгечлекләрнең төгәл исемлеген төбәкләрдәге хакимиятләр билгеләячәк

Дәүләт Думасы тугызынчы сыйныфтан соң дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) уза алмаучыларга эшче һөнәренә бушлай өйрәнү мөмкинлеген күздә тоткан закон проектын кабул иткән. Бу хакта «ТАСС»ка сылтама белән  «Ватаным Татарстан» яза.

Бу җәһәттән тәкъдимне июль аенда төрле фракцияләр депутатлары керткән. Алар арасында – вице-спикерлар Виктория Абрамченко һәм Петр Толстой, шулай ук Мәгърифәт буенча комитет рәисе Ирина Белых (барысы да “Бердәм Россия”дән).

Документ “Мәгариф турында” законга үзгәрешләр кертүне күздә тота. Төзәтмәләр нигезендә, тугызынчы сыйныфтан соң ГИАны тапшыра алмаган укучылар эшче һөнәрләрен бушлай үзләштерә алачак. 

Белгечлекләрнең төгәл исемлеген төбәкләрдәге хакимиятләр билгеләячәк.

Закон проекты авторлары фикеренчә, имтиханны тапшыра алмаган тугызынчы сыйныф укучылары, аны кабат тапшырганчы, бер ел вакытын югалта. Гәрчә бу вакытны белгечлек алу өчен файдаланып булса да. Шуңа күрә алар башта, һөнәргә өйрәнеп, квалификация имтиханын тапшыруны, шуннан соң гына дәүләт йомгаклау аттестациясен узуны тәкъдим иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев