Тукай укулары
Ел саен районыбызда апрель - туган тел айлыгы зурлап үткәрелә. Бу уку елында исә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, әлеге чаралар тагын да киңрәк масштаб алды.
13 нче апрель көнне шундый чараларның берсе - Тукай укулары Салавыч лицеенда үтте. Аңа әзерлек чаралары мәгариф оешмаларында февраль аенда ук башланды. Тукай укулары кысаларында кечкенә һәм урта сыйныфлар өчен үткәрелгән рәсем, әсәрләрне сәхнәләштерү бәйгеләренең җиңүчеләре алдан билгеле иде инде. Ә менә югары сыйныфлар өчен оештырылган фәнни-гамәли өлешендә җиңүчеләр шул көнне генә, секцияләр эшчәнлегеннән соң ачыкланды.
Укуларны ачу тантанасында башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар да катнашты. "Казан утлары" редакциясеннән журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов, баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, татарча дәреслекләр авторы, яшь галим Рамил Ханнанов, "Казан утлары" журналында басылган "Бибимәмдүдә" бәянының авторы, язучы Әмирханов Марат, "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, журналист, шагыйрь Фәнил Гыйләҗевның чыгышларын укуларда катнашучылар бик җылы кабул итте.
Менә алар район күләмендә уздырылган Тукай укуларының җиңүчеләре:
I урын - Балтач гимназиясе" укучысы Эшмуратова Ләйлә (җитәкчесе Идрисова Н. М.);
II урын - «Салавыч күппрофильле лицее» укучысы Хөснетдинова Алинә (җитәкчесе Латыйпова Г. Г.);
«Яңгул урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Сабиров Рамил (җитәкчесе Гарипова Х. Н.);
«Смәел урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Зиннәтуллин Аяз (җитәкчесе Нәбиева Г. Х.);
«Норма урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Әхкямов Фидәил (җитәкчесе Нәсыйхова Г. Р.);
III урын - «Б. Зыятдинов ис. Карадуган гимназиясе» укучысы Әхмәтҗанов Марсель (җитәкчесе Гыйззәтуллина Т. М.);
«Чепья урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Рәхимова Айгөл (җитәкчесе Сөләйманова И. Г.);
«Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Уськеев Вячеслав (җитәкчесе Зәйнуллина Г. М.)
I урын -"Түнтәр урта гомуми белем мәктәбе" филиалы "Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе"нең 1-4 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Бәдретдинова И. И., Гыйниятулллина Ф. Ф., Рәхматуллина Г. Ф., Гарифуллин Р. Х);
"Салавыч күппрофильле лицее"нең 1-4 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Хәкимова Г. Г., Сәмигуллина Л. З., Габделхакова Х. М., Сафина Г. С.);
«Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе»нең 1, 3 нче сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Гыйлмуллина Р. Ш.);
- «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»нең 3 нче сыйныфы укучылары ( җитәкчеләре Сыйтдикова Э. В,, Хафизова Л. Г.);
- «Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» ның 2-4 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Нигәматуллина Р. В.);
«Яңгул урта гомуми белем мәктәбе»нең 3 нче сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Хәйруллина Ф. З.)
I урын- "Куныр урта гомуми белем мәктәбе"нең 10 нчы сыйныфы укучысы Низамиева Илүзә Фәнис кызы (җитәкчесе Саттарова Ә.Р.);
- "Салавыч күппрофильле лицее"нең 7 нче сыйныфы укучысы Миннемуллина Фирүзә Фәнил кызы (җитәкчеләре Зәкиева А. Ю, Сафина Г. С., Габделхакова Х. М., Фәрзиева А. Г.).
- «Яңгул урта гомуми белем мәктәбе» нең 10 нчы сыйныфы укучысы Мөбәрәкова Ләйлә Ильяс кызы (җитәкчесе Гарипова Х. Н.);
- «Чепья урта гомуми белем мәктәбе»нең 10 нчы сыйныфы укучысы Авхадшина Гөлия Хәлим кызы (җитәкчесе Бәхтиярова Р. З.);
- «Субаш төп гомуми белем мәктәбе»нең 8 нче сыйныфы укучысы Нурмөхәммәтова Адилә Алмаз кызы (җитәкчесе Нурмөхәммәтова Ф. Н.)
-«Шубан төп гомуми белем мәктәбе»нең 8 нче сыйныфы укучысы Хәсәнова Энҗе Рафил кызы (җитәкчесе Сәләхетдинеов И. И.);
- «Түнтәр урта гомуми белем мәктәбе»нең 8 нче сыйныфы укучысы Хәйруллина Илүзә Илфат кызы (җитәкчесе Нәкыйпова Л. М.);
-«Карадуган гимназиясе» укучысы Гыйлмуллина Нәфисә Рәдис кызы (җитәкчеләре Гыйззәтуллина Т. М., Хаҗиева Ф. Ф.).
Мәгариф идарәсе методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев