«Тургай»да Хәрбиләр музее барлыкка килгән
Бу алаларга хәрби форма белән танышырга, һәм хәрби хезмәтнең әһәмиятен аңларга ярдәм итәчәк
«Тургай» балалар бакчасында «Хәрби формадагы курчаклар» мини музее булдырылды. Биредә сугыш елларына багышланган альбомнар, шул чор киемнәре һәм сугыш кораллары макетлары урын алып тора.
Бу балаларның тарихка кызыксынуын арттыра, аларга патриотик тәрбия бирә. Мондый проектлар балаларга бабаларының батырлыгын хөрмәт итәргә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә, яшь буынның аңын киңәйтә һәм аларга тарихи мирасны аңларга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә «Тургай» балалар бакчасы коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев