Урамда яңгыр койды, күңелгә кояш иңде (фото)
Норма урта мәктәбе коллективы, яңгыр яву сәбәпле, Белем көне тантанасын актлар залында оештырды.
¬-Узган уку елында мәктәбебездә 315 бала белем алды, - диде мәктәп директоры Габделфәрт Хаҗиев , кайнар тәбрикләүләрен ирештергәннән соң,. - Быел да 320 укучы кабул иттек. Төрле фәннәрдән олимпиадаларда катнашып, уңай күрсәткечләргә ирешеп, районда 2нче урынны алдык, барлык күрсәткечләр буенча рейтингта 4нче урында торабыз. Ә республика күләмендә 500дән артык авыл мәктәпләре арасында 39нчы урынны билибез.
Быел мәктәп 1 сыйныфка 37 укучы кабул итте, аларның һәммәсе дә үткен, оста, сәләтле, - хәзерлекле килгәннәре күренеп тора. Биредә башлынгыч сыйныфта 140 бала укыячак, 8 сыйныф бүлмәсе бер алар өчен генә каралган. Мәктәпне 12 укучы тәмамлаган, аларның барысы да уку йортларына кабул ителгән, ә менә 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 43 укучыдан бары 15е генә укуын мәктәптә дәвам итәчәк, калганнары якын-тирә лицейларда, көллиятләрдә һөнәр үзләштерәчәк.
Бәйрәм барышында әти-әниләргә дә рәхмәт белдерелде, чөнки аларның ярдәме белән, директор сүзләре белән әйтсәк, мәктәпнең бер генә дә буяу тимәгән җире калмаган. Дәүләт пограммасы кысаларында спортзалга да капиталь ремонт ясалган.
Яңа уку елы Норма мәктәбенә яңадан-яңа уңышлар алып килсен, һәр бала тырышып укысын, укытучылар исә хезмәтләреннән тәм табып яшәсен. Хәерле сәгатьтә калыйк!











Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев