Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Урта Көшкәт урта мәктәбенең экс-директоры Иван Васильевичка 80 яшь

42 ел гомерен үзенең мәктәбенә багышлады

Һәркемнең үз юлы. Кемдер бар гомерен кече ватанына багышлый, кемнәрдер туган якларына еллар узгач кына кайтып урнаша, арада туган авылына бик сирәк кайтучылар да бар. Ә менә безнең бүгенге героебыз үзенең бөтен гомерен кече ватаны, туган авылы белән бәйләгән кеше. 
Урта Көшкәт авылында яшәүче Иван Васильевич Ермаков 3 февраль көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Безнең районда әлеге шәхесне белмәүчеләр юктыр, мөгаен. Ул 42 ел гомерен үзенең мәктәбенә багышлады, шуның 30 елын директор булып торды.
Иван Васильевич 1946 елда туа. Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Уйный, үсә, яшьтәшләре белән бергәләшеп мәктәп елларын үтә, ир-егет булып өлгерә.
Кешенең ни дәрәҗәдә мәрхәмәтле, хезмәт сөючән, тырыш булып үсүе, их беренче чиратта, әти-әнидән һәм укытучыдан торадыр, мөгаен. Әнисе Анастасия Ильинична белән әтисе Василий Федорович Ермаковлар хөрмәт казанган, олы йөрәкле кешеләр иде. Балаларын да үз үрнәкләрендә үстерә алдылар, уллары кечкенәдән үк әти-әнисенә булышырга әзер торды. Мәктәпкә барыр вакыт җиткәч, бабасы яраткан оныгына мәктәп формасы, фуражка белән каеш алып бирә. Бөтен өмет шушы бердәнбер оныкта бит, чөнки калганнары — кызлар. 
Беренче укытучысы Фекла Владимировна Халтурина белем тупларга, тормышны яратырга, аңларга өйрәтә. Иван Васильев та кечкенәдән үк белемгә омтылышы белән үзенең яшьтәшләреннән аерылып тора, бөтен көчен укуга бирә.
Халыкта әйтәләр бит: «Кайда тудың, шунда кирәк булдың», дип. Иван Васильевич та менә 1964 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлагач, туган мәктәбендә хезмәт һәм физкультура укытучысы булып эшли башлый. Аннан соң физика һәм математика фәннәреннән белем бирә. 1970 елда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. Шул ук вакытта Удмуртия пединститутының физика-математика факультетында укый, аны 1971 елда тәмамлый. 
1971-1972 елларда Совет армиясендә Байкал арты өлкәсенең Борзя бистәсендәге һава һөҗүменә каршы оборона дивизиясендә хезмәт итә.
Армиядән соң математика укытучысы булып эшли башлый. Район җитәкчелеге төрле яклап алдынгы карашлы егетне шәйләп ала һәм 1974 елда Урта Көшкәт авылындагы сигезьеллык мәктәпкә директор итеп билгели. Иван Васильевич шул елдан башлап (1983-1984 еллардан тыш), лаеклы ялга чыкканчы директор булып эшләвен дәвам итә.
Хезмәт эшчәнлеген башлаганда мәктәптә 447 бала белем ала торган була. Авырлыклардан курыкмыйча, бар көчен, белемен мөгаллимлек эшчәнлегенә бирә ул.
Җитәкче булу җиңел эш түгел. Аллаһтан бирелгән талантың булса гына җитәкче булып эшли аласыңдыр ул. Иван Васильевич җитәкләгән коллектив укучыларны үстерү, балаларны туган җирләрендә мәдәниятле итеп тәрбияләү, удмурт балалары да югары белем алып, тормышта туры юлларын тапсыннар өчен максатчан юнәлештә эш алып бара. Укучыларның яхшы укулары, әти-әниләрнең терәк булулары нәтиҗәсендә коллектив уңышларга ирешә. Тик 1982 елда мәктәпне башлангыч мәктәп итеп үзгәртәләр, югары сыйныф укучыларын Түнтәр урта мәктәбенә күчерәләр.
Тормыш алга бара. Бәхеткә күрә, СССР Югары Советына депутатлар сайлаган вакытта, якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең гозере нигезендә, мәктәпкә янә сигезьеллык дигән статус кире кайта. Һәм 1985 елда мәктәп укучыларга ишекләрен ача, ә инде 1987 елда урта мәктәпкә әверелә.
Мәктәп укуда да, спортта да яхшы нәтиҗәләргә ирешә, 1995 елда район һәм республика олимпиадаларында беренче урынны яулый, 1996 елда ярышта җиңеп, «Ел мәктәбе» булып таныла.
Еллар уза, мәктәп бинасы да искерә. 2001 елда Иван Васильевич тырышлыгы белән яңа бинага нигез салына һәм 2003 елның декабрендә ике катлы җиһазландырылган яңа мәктәп сафка баса. 
Иван Васильевич халык арасында зур агарту эшләре алып бара, халык мәдәниятенә аерым игътибар бирә. Аның җитәкчелегендә халык авыз иҗатларын өйрәнү өстендә эшләүләр дәвам итә. Әлеге хезмәт мәктәп эскәмиясеннән үк башлана. «Инвожо» ансамле аша бик күп укучылар узды. Бу эш бүген дә алып барыла. Музыка укытучысы Виктор Павлович җитәкчелегендә ансамбль республика бәйгеләрендә зур уңышлар казана. Җәйге сәхнә костюмнары Ижевск каласындагы "Италмас" ансамбле үрнәкләре буенча тегелде. Ансамбльдә катнашучылар әлеге киемнәрдән Казанда узган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә чыгыш ясадылар. Икенче юлы костюмнарны Ижевский каласында үзләренең баштагы укучылары Петр Павлович Даниловта тектерделәр.
Бик күп башлангычлар, идеяләр тормышка ашкан. 14 гыйнвар — Россия Герое Олег Николаевич Исаевны искә алу көне дә Иван Васильевич җитәкчелек иткәндә үткәрелә башлады. Олег Исаев спортны яратты, аеруча да чаңгы яршларын үз итә иде, шуңа күрә бу көнне волейбол, чаңгыда узышу, күңелле стартлар кебек уеннар уза.
Зур хәрефләр белән язарлык әлеге шәхеснең хезмәтләре төрле мактау таныклыклары, бүләкләр белән бәяләнде. Арада СССР Мәгариф министрлыгының " Халык мәгарифе отличнигы" грамотасы, Казанның меңьеллыгы истәлегенә" медале һәм башкалар бар.
Иван Васильевич яхшы гаилә башлыгы, яраткан ир, әти, бабай. 1978 елда Сала Көшкәт авылының акыллы, рәхимле кызы Раиса Петровнага өйләнә. Аның бөтен тормышы кешеләр белән уза, ул Чепья хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Авылда иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе алар. Ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Уллары Алексей ике югары белем алды, авыл хуҗалыгы һәм юридик юнәлештә югары уку йортларын тәмамлады. Андрейлары озак еллар Владивостокта хезмәт куйды, хәзерге вакытта Ижевск каласында яши. Кызлары Алина әтисе юлыннан китте, Чепья урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли.
Һәркемнең мәктәп белән бәйле якты хатирәләре була. Белем йортына килеп, мәктәп елларындагы дуслар белән очраша алу зур шатлык ул. Күпме якты, гаҗәеп, онытылмаслык хатирәләр яңара. Укытучылар төрле өлкәләрдә хезмәт куючы укучыларын шатланып каршы алалар. Һәм менә безнең чыгарылыш сыйныф укучылары да нәкъ менә шул очрашуларда Иван Васильевичка карата җылы рәхмәт сүзләрен җиткерәләр, укытучы һәм директор буларак һөнәри осталыгын югары бәялиләр, — гомерен шушы балаларга багышлаган укытучы өчен иң зур бүләкләрнең берседер бу.
                                                                                     Урта Көшкәт урта мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урта Көшкәт авылы