“Уңышлы мәктәп”тә балтачлылар дә актив катнаша
«JuniorSkills» дип исемләнгән дөнья чемпионатына әзерлек максатында ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү мәктәпләрен стимуллаштыру максатыннан, "Уңышлы мәктәп" дигән бәйге игълан иткән иде.
JuniorSkills укучыларга иртә һөнәри юнәлеш бирүче һәм һөнәри әзерлек нигезләрен өйрәтүче программа булуын тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Программа "WorldSkills" хәрәкәте нигезендә укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә яңа мөмкинлекләр тудыруны һәм киләчәк һөнәрләрне үзләштерүдә ярдәм итүне максат итеп куя.
Бу атнада ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы видеобрифинг барышында Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече дә: "Мәктәпләрдә "WorldSkills" эше яхшы оештырылган, шуның нәтиҗәсендә балалар һөнәрчелек белән мәктәптән үк танышып, киләчәккә төгәл максат белән баралар", дигән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев