ВУЗларда түләүле урыннарны киметәләр?
2026 елдан Россия югары уку йортлары түләүле бүлекләргә кабул итүдә яңа кагыйдәләргә таянып эшләячәк
Хөкүмәт 46 иң популяр белгечлек буенча коммерция урыннары санын чикләргә планлаштыра. Аерым алганда, чикләүләр икътисад, юриспруденция, психология һәм халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешләренә кагылыр дип көтелә. Бу хакта «Коммерсанть» хәбәр итә, дип яза «Шәһри Казан».
Мәгариф һәм фән министрлыгы булдырган методика буенча, түләүле урыннар саны соңгы ике ел дәвамында һәр белгечлек буенча белем алган студентларның уртача саны нигезендә исәпләнәчәк. Абитуриентларны әзерләү сыйфаты да мөһим критерий булачак: әгәр алдагы елларда кабул ителгән студентларның уртача БДИ баллы 50дән ким булса, бу белгечлек буенча түләүле урыннар бирелмәячәк.
Җайга салына торган юнәлешләр исемлегенә шулай ук филология, лингвистика, архитектура һәм нефть-газ эше кергән. Югары уку йортлары арасында квоталарны бүлү белән Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ведомствоара эшче төркем шөгыльләнәчәк, ул 5 ноябрьгә кадәр төзелергә тиеш.
Билгеләп үтүләренчә, яңалыклар этаплап кертеләчәк. 2026 елның беренче кабул итү кампаниясеннән соң яңа кагыйдәләрнең нәтиҗәлелегенә анализ ясау һәм кирәк булганда аларга төзәтмәләр кертү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев